Илдар Халиков "ЭКОлидер-2015" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләүдә катнашты

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

Бүген "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ел саен уздыра торган "ЭКОлидер" һәм "Кеше һәм табигать" республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев, ТР Президентының парклар һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталия Фишман һәм башкалар катнашты.

"Бүген биредә әлеге мәсьәләләр һәм гомумән, республикада бу юнәлештә башкарылган барлык эшләр дә алар өчен мөһим булган кешеләр күп җыелган. Экология - ул тормыш, су, һава, туфрак һәм башкалар. Бу без яшәгән мохит һәм ул буш сүз генә түгел, - дип билгеләп үтте үзенең сәламләү чыгышында Илдар Халиков. - Конкурста меңнән артык кеше катнашуы бик яхшы".

Ул җыелучыларга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның республикада әйләнә-тирә мохитны саклауның катлаулы, әмма шул ук вакытта беренче чираттагы бурыч дигән  сүзләрен искәртте.

Искәртеп узабыз: "ЭКОлидер" һәм "Кеше һәм табигать" конкурслары ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан ел саен әйләнә-тирә мохитны саклау, җәмәгатьчелекнең игътибарын экологик куркынычсызлык проблемаларына юнәлтү, предприятиеләрнең табигатьне саклау эшчәнлеген бәяләү, шулай ук республика ММЧ эшен активлаштыру максатында үткәрелә.

Быел "ЭКОлидер" конкурсына 450ләп эш тәкъдим ителгән. Елдан-ел анда республика районнары җирле үзидарә органнары, мәгариф һәм иҗтимагый оешма вәкилләре, шулай ук үзләренең эшчәнлеген берничә юнәлештә башкаручы предприятиеләр катнаша: "Электр энергетикасы", "Нефть чыгару һәм нефть химиясе сәнәгате", "Төзелеш материаллары җитештерү", "Машина төзелеше", "Урман һәм агач эшкәртү сәнәгате", "Икенчел ресурслар җыю һәм эшкәртү", "Агросәнәгать комплексы һәм азык сәнәгате" һәм "Торак-коммуналь комплекс".  

"Бүген без "ЭКОлидер" һәм "Кеше һәм табигать" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләклибез. Бирегә әйләнә-тирә мохитны саклауга зур өлеш керткән зур предприятие, оешма, муниципаль район җитәкчеләре, шулай ук әлеге эшне актив яктыртучы ММЧ вәкилләре катнаша", - диде Фәрит Абдулганиев.

Аның сүзләренчә, быел конкурс комиссиясенең эше бик катлаулы булган - бәйгегә меңнән артык эш алынган, алар арасыннан иң яхшыларын сайлап алырга кирәк булган. "Һәр эш

татарстанлыларның экологик куркынысызлык мәсьәләләренә битараф булмавын күрсәтте", - дип ассызыклады ТР экология һәм табигый ресурслар министры.

Конкурс комиссиясе карары нигезенддә, быел "ЭКОлидер" конкурсының абсолют җиңүчесе "Татнефть" ГАҖ булды.

Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.

"Муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары" номинациясендә Казан шәһәре җиңүче дип аталды.

"ЭКОлидер" конкурсы җиңүчеләре һәм призерларына дипломнар, җиңүчеләр статуэткалары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International