Татарстанда бурычларын түләмәүчеләрне транспорт йөртү мөмкинлегеннән мәхрүм итәчәкләр. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР буенча Федераль суд приставлары идарәсе җитәкчесе – ТРның баш суд приставы Радик Ильясов хәбәр итте.
Ул билгеләгәнчә, 2015 елның 28 ноябрендә РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан “Башкарма производство турында” һәм Россия Федерациясенең аерым закон актлары” Федераль законына үзгәрешләр кертү турында” закон имзаланды.
Бу закон 2016 елның 15 гыйнварыннан суд приставларына бурычларын түләмәүчеләрне транспорт белән идарә итү хокукыннан файдалануны вакытлыча чикләү турында карар чыгару хокукын бирә.
Шулай итеп, законга кертелгән бу үзгәрешләр үзенең бернинди дә мал-мөлкәте булмаган, ләкин кыйммәтле машинада йөрүчеләрдән бурычларын түләттерү мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы – ТР юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рифкать Миңнеханов бу закон нигезендә транспорт йөртү хокукыннан суд приставлары мәхрүм итәргә тиеш, дип өстәде.
“Эшләү механизмы акрынлап камилләштереләчәк. Иң мөһиме, эшләү чарасы бар, ул актив кулланылачак”, - диде Рифкать Миңнеханов.