Бүген Доха шәһәрендә Татарстан һәм Катар эшлекле даирәләре катнашында түгәрәк өстәл узды. Искәртәбез, чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Катарга эш сәфәре кысаларында узды.
Түгәрәк өстәл кысаларында Татарстанның сәүдә-икътисадый, инвестицион һәм туризм потенциалы тәкъдир ителде. Яклар үзара файдалы хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре һәм перспектив юнәлешләре буенча фикер алышты.
Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты, Татарстанның эре сәнәгать предприятеләре, Катарның Инвестицияләргә идарә, Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре катнашты.