Бүген Татарстан Республикасына Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич эш визиты белән килде. Аны "Казан" халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Казанда Россия Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чараларда катнашачак.
Башта Михаил Бабич "Хәтер китабы" мемориалына бара, Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр сала.
Тантаналарның төп чарасы М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узачак Ватан геройлары көненә багышланган бәрәм була.