Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның өченче җылылык электр үзәгендә (ТЭЦ-3) төзекләндерү эшләре белән танышты. Аны ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов, ТР икътисад министры Артем Здунов, "ТГК-16" ААҖ генераль директоры Рамил Хөсәенов һәм башкалар озата йөрде.
"ТГК-16" ААҖ балансындагы энергообъектка килүгә Рөстәм Миңнехановка булган электр куәтләрен яңарту эшләре барышы турында хәбәр иттеләр. ТЭЦ-3 не модернизацияләү станциянең файдалы эш коэффициентын 46 % тан 64 % ка кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу дефицитны киметә һәм Казан халкы һәм сәнәгать предприятиеләренең электр энергиясенә артып баручы ихтыяҗларын тәэмин итәчәк.
Рөстәм Миңнеханов станциянең яңа блогын төзү мәйданнарын карады, аны дөньядагы иң көчле газ-турбина җайланмасы белән җиһазландыралар. Бүген әзерлек эшләре тулысынча тәмамланган: төп җиһазлар өчен нигез салынган, газ турбинасы һәм генераторны кую эшләре алып барыла.
Тулысынча эшләрне 2017 елда тәмамлау планлаштырыла. Яңа энергоблокны сафка кертүдән соң электр станциясенең көче 420 мегаваттан 772 мегаваттка җитәчәк.
Рөстәм Миңнехановка Казан ТЭЦ-3 не һәм Түбән Кама ТЭЦ ны яңарту турында аерым презентация күрсәттеләр.