Рөстәм Миңнеханов: «Казаноргсинтез» – Россиянең алдынгы югары технологияле предприятиеләреннән берсе

2015 елның 11 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казаноргсинтез» предприятиесендә яңа җитештерү линияләрен файдалануга тапшыру тантанасында катнашты. Аны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башкалар озата йөрде. 

Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов түбән басымлы полиэтилен җитештерү һәм эшкәртү буенча яңа линияне карап чыкты.

Яңа линиянең төп өстенлекләре – торбалар җитештерү буенча  конкуренциягә чыдамлы производствоны арттыру, шулай ук «Казаноргсинтез» ГАҖның Россиядәге торбалар маркалары арасында ПНД җитештерү буенча алдынгы урыннарда калуы. 

Шуннан соң Татарстан Президенты «TECHNIP» компаниясенең углеводород чималын пиролизлау мичләре комплексын этилен заводында эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов завод хезмәтчәннәрен сәламләп, билгеләп үткәнчә,  бүген «Казаноргсинтез» – Россиянең алдынгы югары технологияле һәм икътисадый үсеш алган предприятиеләреннән берсе. «Без кризис заманнарын да хәтерлибез. Мин ышана идем, кыска вакыт эчендә барысы да рәтләнер диеп. «Казаноргсинтез»ны яңарту программасын тиешенчә гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә ул үсә бара», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген ул моңарчы «ТАИФ» ДК хезмәткәрләре өчен төзелгән «Салават Күпере» ТКның беренче йортын файдалануга тапшыру тантанасында катнашкан, шулай ук «ТГК-16» ААҖ энергетика комплексы үсеше белән танышкан. «Бу ДКнең үз позицияләрен ныгытуы турында сөйли, һәр предприятиенең үз үсеш стратегиясе бар. Тулаем компаниягә, республикабызга һәм бөтен илебезгә файда», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул ассызыклаганча, завод продукциясе – импортны алмаштыру программасын гамәлгә ашыруның ачык мисалы. Россия базарында без били ала торган зур урын бар, диде Рөстәм Миңнеханов, шуның өстенә предприятиенең экспорт эшчәнлеге дә актив үсә.  

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов яңа комплексны эшләтеп җибәрде. 

Аннары Татарстан Республикасы Президентына 2016 елдан алып 2020 елга кадәр «Казаноргсинтез» ГАҖның үсеш программасын тәкъдир иттеләр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International