Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Казаноргсинтез” ҖАҖ һәм “ТГК-16” ААҖ производство-техник һәм социаль өлкә хезмәткәрләре активының гомуми җыелышы узды. Аның эшендә "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, "Казаноргсинтез" ҖАҖ директорлары советы рәисе Руслан Шиһабетдинов, "Казаноргсинтез" ҖАҖ генераль директоры Фәрит Миңнегулов, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, республиканың газ һәм нефть химиясе тармагы оешмалары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. Гомуми җыелышка кадәр Рөстәм Миңнеханов предприятие җитәкчеләре белән "Казаноргсинтез" ҖАҖнең 2016-2020 нче елларга үсеш стратегиясе мәсьәләсе буенча очрашу уздырды.
“ТАИФ” компанияләр төркеменә кергән “Казаноргсинтез” ҖАҖ һәм “ТГК-16” ААҖ җитәкчеләре ширкәтләренең быел 9 айлык эшчәнлеге турында хисап тотып, 2016 нчы елга фаразланган күрсәткечләр, эш планы белән таныштырды.
"Казаноргсинтез" ҖАҖ генераль директоры Фәрит Миңнегулов 2015 нче елның шактый уңышлы булуын билгеләп узды. Аның сүзләренә караганда, быел 9 айда 50, 4 млрд сумлык продукция сатылган. Бу 2014 нче ел күрсәткеченнән 27 процентка артык. Саф керем 14,4 млрд сум тәшкил итә. 2015 нче ел буенча тулаем керемне 67 млрд сумга җиткерү ниятләнә. 2016 нчы елда керем 65,7 млрд сум, саф табыш 14,4 млрд сум булыр дип фаразлана.
“ТГК-16” ААҖ генераль директоры Рамил Хөсәенов әйтүенчә, агымдагы елның 9 аенда оешманың кереме 15,5 млрд сум тәшкил итә. Сатудан табыш 900 млн сумга якын. 2015 нче елда тулаем керем 21 млрд 60 млрд сум булыр дип көтелә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген социаль проектлар каралуын, “Салават күпере” торак комплексында беренче йортлар файдалануга тапшырылуын искәртте. Социаль ипотека программасы буенча чиратта торучылар да шуннан фатир алу мөмкинлегенә ия булачак. “ТАИФ” компанияләре төркеменең 25 еллыгы кысаларында, үсеш стратегиясе, перспективалар нинди булуы турында фикер алышу мөһим иде. Бүген күргәннәр, ишеткәннәр бездә яхшы тәэсирләр калдырды”, - дип, ул ТЭЦ-3тә уникаль проект белән танышуын шәрехләп үтте.
Президент, бүген күпләп сату базарында берникадәр чикләүләр булса да, уздырыла торган чаралар хисабына, ТГК-16 энергия сарыф ителеше буенча нәтиҗәле оешма булып тора, диде. “Бүген күргән өстәмә энергия егәрлеге, газ буенча чыгымнарны киметү проектын гамәлгә ашыру җитди казаныш булачак”, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов “Казаноргсинтез”дагы процесслардан да канәгать калуына ишарәләп, 2015 нче елның җитештерү һәм керем күрсәткечләре буенча да нәтиҗәле булуын ассызыклады. “Чимал белән тәэмин итүдә авырлыклар булса да, оешманың потенциалы зур. Бүген ачылган яңа производстволар моңа җирлек тудырачак”, - дип ассызыклады республика башлыгы.
Президент предприятиенең алдагы 4 елга исәпләнгән үсеш стратегиясе күңеленә хуш килүен билгеләп үтте – 2020 нче елга 100 млрд сумлык керемгә, 2025 нче елга 125 млрд сумга кадәр җитү. Р. Миңнеханов әйтүенчә, этилен җитештерүне елына 1 млн тоннага кадәр җиткерү бурычы катлаулы булса да, яңа буын технологияләр моңа мөмкинлек бирәчәк. “Без илдә иң эре полиэтилен җитештерүче булдык һәм булачакбыз. Перспективаларыбыз өметле булуына ышанам. Мондый куәтле проектлар эш урыннары, тотрыклы салым базасын тәэмин итә”, - дип, ул һәм билгеләнгән планнарның чынга ашуында уңышлар теләде. Р. Миңнеханов башкарылган эшләр өчен “ТАИФ” компанияләре җитәкчеләренә рәхмәт җиткереп, нефть химиясе сәнәгате үсешенә өлеш керткән, алдынгы күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.