Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортындагы гадәттәге җыелышны Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлаудан башлады

2015 елның 12 декабре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортындагы гадәттәге җыелышны котлаудан башлады.

Ул барысын да 12 декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлады. 

Россия Федерациясе Конституциясе 1993 елның 12 декаберендә бөтен халык тавыш бирүе аша кабул ителде. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, хәзерге вәзгыятьтә әлеге бәйрәм аеруча әһәмияткә ия. Бүген бердәмлек һәм гражданнар текләктәшлеген саклау бик мөһим, диде ТР Президенты. 

Россия Федерациясе Конституциясе безнең гаять зур илебезнең төп законы буларак күп милләтле дәүләтебездә гражданнарның хокук һәм ирекләрен тәэмин итә, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International