Татарстан Республикасында 2,4 млн. кв. м торактан 2,140 млн. кв. м сафка кертелгән, бу планның 89,2%

2015 елның 12 декабре, шимбә

Татарстан Республикасында, ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларына караганда, 2015 елның январь-декабрь айларында 44 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән 28 - авыр имгәнү, 16 - үлемгә китергән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында ТР муниципаль районнары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Чагыштыру өчен Ирек Фәйзуллин 2014 елның январь-декабрь айларындагы күрсәткечләрне хәбәр итте: бу чорда республикада 54 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән 36 - авыр имгәнү, 19 - үлемгә китергән.

Күп фатирлы йортларны ремонтлау программасы кысаларында 2015 елда гомуми мәйданы 6 млн. кв. м тәшкил иткән 1029 күп фатирлы йорт төзекләндерелгән. 2015 елда программада 42 муниципаль район катнашкан (Әтнә, Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан башка). Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, сакланган акчалар исәбенә программага өстәмә 47 күп фатирлы йортта 53 яңа эш төрен һәм 38 яңа йортта 47 яңа эш төрен башкарып булган. 

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, бүген КС-2 тарафыннан мәктәпләрне, балаларны савыктыру лагерьлары, авыл клубларын капиталь ремонтлау программалары объектларында эшләрне тапшыру бара. 

2015 елның 11 декабренә республикада 2,4 млн. кв. м торактан 2,140 млн. кв. м сафка кертелгән, бу планның 89,2%. 6 муниципаль берәмлектә торакларны сафка кертү күрсәткечләре республикадагы уртача күрсәткечләрдән кимрәк. Рөстәм Миңнеханов киңәшмә барышында артта калып баручы муниципаль районнарга тартылырга, торакларны кертү графигы буенча эшләргә тәкъдим итте. 

"Уңайлы мохит" программасы буенча 102 объектның 95 ендә эшләр тәмамланган, программа үтәлеше - 99,76 %. 

Гомуми мәгариф учрежениеләренең үтемлелеген тәэмин итү буенча программадагы 145 объектның 140 ында эшләр тәмаланган. 

Авылларны су белән тәэмин итү программасы буенча 295  км су үткәргеч, 43 су башнясы төзелгән, 35 артезиан скважинасы борауланган. 

Урамнарны яктыртуны торгызу программасы буенча авылларда 11 702 яктыртыч, 641 электр энергиясен хисаплау щиты урнаштырылган, 390 км электр үткәрү линияләре уздырылган. 

2016 елга программаларны формалаштыру мәсьәләсе буенча ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, мәгариф объектларын төзекләндерү, ресурс үзәкләрне капиталь ремонтлау, балаларны савыктыру лагерьларын капиталь ремонтлау, яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау, муниципаль районнарда спорт мәйданчыкларын төзү, күп функцияле комплексларны төзү һәм башка программалар яраштырылган. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International