Бүген Казан Ратушасында ТР Финанс министрлыгы, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узды.
Коллегия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Финанс министры Антон Силуанов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, Россия Федераль салым хезмәте җитәкчесе Андрей Петрушин, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин, ТР буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов һәм башкалар катнашты.
Коллегиядә каралган төп мәсьәлә – 2015 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәүнең көтелүче йомгаклары һәм 2016 елга Татарстан Республикасының финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары.
Коллегия утырышында нотыклар белән ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин, ТР буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов чыгыш ясады.
Коллегия тәмамланганнан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Антон Силуанов мәгълүмат технологияләре һәм дәүләт хезмәт күрсәтүләре өлкәсендә республикада гамәлгә ашырыла торган проектлар белән таныштылар. Күргәзмә Казан Ратушасы фойесында куелган иде. Электрон стендларда «ТР биналарының һәм корылмаларының тормыш циклларын территориаль планлаштыруның һәм аларга идарәнең бердәм системасы», Сатып алулар буенча ТР Дәүләт комитеты өчен электрон документлар әйләнеше системасы (СЭДО ГКЗ РТ) проектлары тәкъдим ителгән иде, соңгысы шулай ук DLS Татарстан компаниясе тарафыннан эшләнгән.
ТР биналарының һәм корылмаларының тормыш циклларын территориаль планлаштыруның һәм идарәнең бердәм системасы турында Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Анатолий Геллер сөйләде.
Аннары «Дәүләт хезмәт күрсәтүләре» порталын Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов тәкъдир итте.
Роман Шәйхетдинов шулай ук Россия Финанс министрына «Халык инспекторы» һәм «Халык контроле» мәгълүмат системалары турында да сөйләде.
Сатып алулар буенча ТР Дәүләт комитеты өчен электрон документлар әйләнеше системасы эше хакында ТР ДКС җитәкчесе Ольга Редько чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов Антон Силуановка Татарстан Республикасы территориясендә муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать парклары эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерде. Республикада барлыгы 45 сәнәгать паркы эшли.
DLS компаниясенең Мәскәү филиалы директоры Дмитрий Германов Россия Федерациясе ФСХнә салым белешмәләре тапшыру буенча уникаль система тәкъдим итте.
Россия Финанс минисры Антон Силуанов проектлар күргәзмәсе өчен рәхмәт белдерде, республикадагы сәнәгать парклары эшчәнлеген уңай бәяләде.