Күзәтү системасы белән җиһазланмаган мәктәп автобусы рейска бөтенләй чыгарга тиеш түгел. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган утырышта шуны таләп итте. Биредә “ТРда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләре санын һәм алар китергән зыянны киметү буенча өстәмә чаралар турында” ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышы узды.
Төп доклад белән ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин чыгыш ясады. Ул докладында күтәргән мәсьәләләрнең берсе – балаларны йөртүдә иминлекне тәэмин итү. “Тизлек режимын контрольдә тоту өчен, барлык автобуслар да ГЛОНАСС системасы белән җиһазланган. Тик көн саен һәр 10 нчы автобус мониторинг системасында күренми. Төп сәбәпләр – навигация җиһазының төзексезлеге, элемтә чаралары өчен вакытында түләнмәү”, - дип ачыклык кертте Артем Хохорин һәм кайбер автобусларында күзәтү системасы булмаган Биектау, Мамадыш, Менделеевск муниципаль районнарын мисалга китерде.
Министр әйтүенчә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, муниципалитетларның мәктәп автобуслары буенча мәгълүматны онлайн режимда белешү мөмкинлеге бар, тик алар ягыннан оператив реакция сизелми. "Бер ел элек Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләмә бирелгән иде, тик сигнал тотрыклылыгы тәэмин ителмәде, автобусларда трекерлар куллану мәсьәләсе ахыргача хәл ителмәде”, - диде А. Хохорин.
Рөстәм Миңнеханов бу хакта ишетүгә, бу хәлгә юл куючыларны тәнкыйть утына тотты. “Бу нинди тәртипсезлек! Бездә һәр мәктәп транспорты контрольдә булырга тиеш! Автобуслар күзәтүсез йөри, ә прокуратура кая карый? Мин бу хакта беренче ишетүем. Һәр автобус контроль күзәтүдә дип ышанып йөри идем. Әгәр автобус контроль астында түгел икән, аның бөтенләй рейска чыгарга хокукы юк”, - дип таләп итте Президент.
Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләгә җитди тотынырга йөкләмә бирде, күрсәтмәләр әзерләргә кушты.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бу процесс белән идарәнең җайга салынмавын танырга мәҗбүр булды. ТР вице-премьеры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов кайбер мәктәп автобусларының күзәтү кырыннан читтә калуын элемтә чаралары өчен түләнмәү белән аңлатты. Рөстәм Миңнеханов министрларның икесенә дә, администрация башлыкларына да бу эшне тиешенчә оештыра белмәгәннәре өчен катгый шелтә белдерде. “Без күзәтү системасы өчен акча түлибез, ә монда шундый хәл. Бу мәсьәләдә тәртип урнаштырыгыз!” – дип әмер бирде ТР Президенты һәм Премьер-министр Илдар Халиковка җитешсезлекләрне юкка чыгару юнәлешендә күрсәтмәләр бирергә боерды.
Республика Президенты ел ахырына кадәр бу бурычны хәл итәргә кирәклеген ассызыклады. "Бу мәсьәләдә нинди ярдәм кирәк, тәэмин итегез. Мәктәп транспортының трекерсыз йөрергә хокукы юклыгын ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре дә белергә тиеш”, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов мәктәп автобуслары йөри торган урыннарда торак пунктларга илтә торган юлларның төзек, куркынычсыз булырга тиешлегенә дә басым ясады.