Бүгеннән Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә һәм ул киләсе елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Шуңа бәйле рәвештә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга карата штраф күләме дә арттырыла: физик затларга ул 2 меңнән 4 мең сумга, вазифаи затларга 15 меңнән 30 мең сумгача, юридик затларга 400 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе тарафыннан, ТР Хөкүмәте белән берлектә, Татарстан территориясендә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чараларын уздыру чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән оештыру һәм гамәли чаралар комплексы эшләнеп, тормышка ашырыла башлаган.
Сергей Сергеев билгеләп үткәнчә, аерым алганда, пиротехник эшләнмәләрдән янгын чыгу куркынычын киметү максатыннан, аларны куллануга чикләүләр кертелгән. Шул рәвешле, янгынга каршы махсус режим гамәлдә булганда, пиротехниканы сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы объектлары чигеннән 500 метр ераклыкта гына кулланырга ярый. Торак-коммуналь хуҗалык объектлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре урнашкан һәм кешеләр күпләп йөри торган урыннардан исә әлеге ара 50 метрдан да ким булмаска тиеш. Моннан тыш, 15 декабрьгә кадәр республиканың муниципаль районнары җитәкчеләренә барлык торак пунктларда гражданнар өчен пиротехник эшләнмәләрне куллануга махсус мәйданчыклар билгеләү һәм бу хакта халыкка ирештерү турында күрсәтмә бирелгән. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: 14 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, әлегә нибары 25 муниципаль районда гына шундый урыннар билгеләнгән. Махсус мәйданчыкларның гомуми саны исә 75 булырга тиеш.
“Бүген республиканың янгын күзәтчелеге органнары тарафыннан балалар күпләп катнашкан Яңа ел бәйрәме чаралары уздырылачак 1941 объект исәпкә алынган. Хәзерге вакытта аларда янгын куркынычысызлыгы торышын тикшерүгә юнәлтелгән планнан тыш рейдлар үткәрелә. Тикшерүләр нәтиҗәсендә, 84 объектта җәмгысе 520 хилафлык ачыкланган, шуларның 309ы бетерелгән”, – дип сөйләде ТР янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы. Аның сүзләренчә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланган объектларның җитәкчеләренә кимчелекләрне тиз арада бетерүгә күрсәтмә бирелгән.
Моннан тыш, пиротехник эшләнмәләрне саклау һәм сату объектларында да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәренең үтәлешен контрольда тоту буенча чаралар башкарыла. 10 декабрь мәгълүматларына караганда, шундый 42 объект исәпкә алынган. Үткәрелгән 20 тикшерү барышында 6 объектта хилафлыклар ачыкланган, аларның хуҗалары булган вазифаи затлар административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук, полиция хезмәткәрләре
белән берлектә, пиротехниканы законсыз рәвештә сату очракларын ачыклау буенча 113 рейд уздырылган. Нәтиҗәдә, 15 урында пиротехник эшләнмәләр сату эшчәнлеге туктатылган.
Сергей Сергеев барлык янгын очракларының 70 проценты һәм аларда һәлак булган кешеләрнең 90 проценты торак фондына туры килүен искәртеп, халык арасында да адреслы профилактик эш башкарылуына басым ясады. “Республикада каралга оештыру-профилактика чаралары гадәттән тыш хәл очракларын булдыруга юл куймыйча, Яңа ел бәйрәмнәрен югары дәрәҗәдә уздырып җибәрүне тәэмин итәргә тиеш”, – диде ТР янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы.