20 декабрьдән Татарстанда муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чыршыларының иң матур бизәлешенә конкурс башлана. Ул киләсе елның 25 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте. Ул, әлеге конкурсның ТР Җәмәгать палатасы тарафыннан ТР Президенты йөкләмәсе буенча өченче ел рәттән оештырылуын искәртеп, быел аның гомуми приз фонды 10 млн сум тәшкил итә, бу, узган ел белән чагыштырганда, 1 млн 750 мең сумга күбрәк, дип билгеләп узды.
Конкурс 5 номинациядә үткәрелә: “Административ үзәге республика әһәмиятендәге шәһәр булган муниципаль районнарда үзәк Яңа ел чыршысының иң матур бизәлеше”, “Казан муниципаль берәмлеге районнарында үзәк Яңа ел чыршысының иң матур бизәлеше”, “Административ үзәге район әһәмиятендәге шәһәрләр һәм шәһәр тибындагы бистәләр булган муниципаль районнарда үзәк Яңа ел чыршысының иң матур бизәлеше”, “Административ үзәге авыл торак пунктлары булган муниципаль районнарда, шулай ук Тукай муниципаль районында үзәк Яңа ел чыршысының иң матур бизәлеше”, “5 зональ төркем буенча авыл җирлекләрендә үзәк Яңа ел чыршысының иң матур бизәлеше” (район үзәкләреннән кала).
Авыл җирлекләре арасында конкурс 2 этапта уздырыла. Аның беренчесе муниципаль район дәрәҗәсендә үткәрелә. Анда җиңүгә ирешкән авыл тирлеге муниципаль район тарафыннан республика конкурсында катнашуга тәкъдим ителә. Авыл җирлекләре арасында конкурста катнашу өчен республиканың муниципаль районнары 5 зональ төркемгә бүленә. Һәр зона буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Яңа ел чыршыларын бизәлешенең сәнгатьлелек дәрәҗәсе, үзенчәлеге, шулай ук яндагы территориянең бизәлеше (боз шәһәрчекләре, кар сыннары, таулар), үткәрелгән бәйрәм чараларының саны буенча бәяләү күздә тотыла.
Конкурска йомгак ясаганда халык фикерен сораштыру нәтиҗәләре дә, бәйрәм алды һәм Яңа ел чаралары турында республиканың муниципаль районнары сайтларында урнаштырылган хәбәрләр дә исәпкә алыначак.
“Конкурста катнашучыларны саны елдан-ел арта. 2013 елда 36 муниципаль берәмлектән вәкилләр катнашкан, былтыр – 44 муниципаль берәмлектә һәм 26 авыл җирлегеннән. Яңа ел чыршыларына кешеләрнең килүен дә бәяләячәкбез. Чараларның киң күләмлелеге дә төп шартлардан санала”, – дип билгеләп үтте Анатолий Фомин.
Конкурсның нәтиҗәләрен 1 февральгә кадәр игълан итү күздә тотыла.