Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы һәм "Сколково" фонды арасында хезмәттәшлек итү турында килешү имзалады

2015 елның 16 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстанга көннең беренче яртысында эш визиты белән РФ финанслар министры урынбасары Андрей Иванов һәм "Сколково" фонды президенты Виктор Вексельберг килделәр. Сәфәрнең төп максаты - Иннополис шәһәренә бару. Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде .

Ит-шәһәргә визитның беренче пункты Попов исемендәге технопарк булды. Кыскача презентация вакытында А.Ивановка һәм В.Вексельбергка республиканың төп ике махсус икътисадый зоналары - "Алабуга" һәм "Иннополис" ның үсеш темплары турында хәбәр иттеләр. Аерым алганда, резидентларны җәлеп итү һәм алар белән эшләү алымнары, аларга кирәкле шартлар булдыру һәм төрле льготалар тәкъдим итү турында сөйләделәр. 

Шуннан Иннополис шәһәре мэры чыгыш ясады. Ул билгеләгәнчә, бүген шәһәрдә эшлекле, инженер һәм социаль инфраструктураларны оештыру эшләре уңышлы бара. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, торак мәсьәләсе үзәктә тора. Шәһәр үзәгендәге йортлар арендалы торак буларак кына кулланылачак. "Хәзерге вакытта, иң тәүдә, аренда бәясе базарныкыннан 20-30 %ка кимрәк булырга тиеш. Белгечләрне җәлеп итү, аларга тиешле шартлар булдыру зарури. Без фатирларны сату мәсьәләсен дә карыйбыз, ләкин үзәктәгеләрне түгел", - диде ул. 

Татарстан Президенты шулай ук мәдәни-күргәзмә үзәк ачу һәм анда төрле күңел ачу чараларын уздыру мөмкинлеге барын да белдерде. 

Шуннан кунаклар биредәге беренче резидент компанияләр вәкилләре белән аралаштылар, аннан Иннополис Универститетына юл тоттылар. Биредә мәгариф учрежениесе турында кыскача сөйләделәр. 

Рөстәм Миңнеханов һәм Виктор Вексельберг Татарстан Республикасы һәм "Сколково" фонды арасында хезмәттәшлек итү турында килешү имзаладылар. Аннары ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Иннополис шәһәре һәм "Сколково" фонды арасында багланышлар турында өч яклы килешү имзаланды. Өченче имзаланган документ Иннополис Университеты һәм Сколково фән һәм технологияләр институты арасында хезмәттәшлек итүгә багышланды. 

“Бүген “Сколково” белән “КАМАЗ” һәм “Татнефть” кебек предприятиеләребез актив рәвештә эш алып бара. Без шулай ук бу оешма белән төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итәбез. Бүген мөнәсәбәтләрне юридик яктан рәсмиләштердек. Нишләп алданрак түгел? Чөнки без "Сколково" дан күпмедер артка калабыз. Бу Россиянең эре үзәге һәм безгә көчләребезне ИТ белгечлегендә берләштерергә кирәк. Киләчәктә без бер-беребезгә ярдәм итеп, мәгариф программалары, резидентлар белән алышачакбыз", - диде журналистларга Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләгәнчә, бүген Татарстан предприятиеләре эшчәнлекләрендә Сколковода эшләнгән инновацияләр һәм технологияләрне үзләштерәләр. Без бу гаять мө1им документ имзаланганга шат һәм бердәм эшкә үз өлешебезне кертергә өметләнәбез, дип йомгаклады ТР Президенты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International