Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чиновникларга бүләкләрне кабул итү һәм бүләк бирүне тыйды.
"Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге җитәкчеләгә бүләкләр бирергә теләүчеләр күп була, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Әйдәгез, әлеге гадәтне туктатыйк".
Шуның урынына Татарстан Президенты үз куллары белән ясалган открыткалар һәм бүләкләр бүләк итәргә тәкъдим итте.