Рөстәм Миңнеханов КФУ медицина объектларын карады

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

Бүген көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Федераль Университетның медицина объектларын карады. Программаның беренче пункты Волков урамындагы РКБ-2 булды. Күптән түгел биредә төзекләндерү эшләре тәмамланды. КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры Андрей Киясов хәбәр иткәнчә, бүген университет клиникасында диагностика, дәвалау һәм реабилитацияләү өлкәсендә алдынгы тикшеренүләрне трансляцияләү аша сәламәтлек саклау сыйфатын арттыру юнәлешендәге трансляцион медицина үстерелә. 

ТР Президентына Япония галимнәре белән берлектә булдырылган геном үзәкне күрсәттеләр. Биредә гамәлгә ашырылучы проектларның беренчесе - даруларны зыянлыкка тикшерү. Рөстәм Миңнехановка бүген берничә препаратның өстәмә зыянлы тәэсире бар һәм  бу кеше генотибына бәйле. Әлеге тикшеренүләр бу өлкәдә җентекле эш алып барырга ярдәм итәчәк. 

Шуннан ТР Президентына укыту классларын күрсәттеләр. Биредә студентлар да, табибалр да белем алачак. 

Шулай ук Рөстәм Миңнехановка диагностика лабораториясен, биобанк һәм кеше күзәнәкләре белән эш алып бару өчен бүләмләрне күрсәттеләр. 

Алга таба Татарстан Президенты Шмидт урамындагы 2нче Шәһәр ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә барды. Биредә капиталь ремонт дәвам итә. КФУ Медик-санитар бүлек баш табибы Альмир Абашев билгеләгәнчә, төзелеш эшләре барышында инфраструктура яңартылды һәм иң яңа заманча җиһазлар кертелде. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов Ершов урамындагы  2нче Шәһәр ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе эше белән танышты. Объект 1849 елда төзелгән һәм ремонт таләп итә. ТР Президенты ассызыклаганча, реконструкция барышында бинаның тарихи кыяфәтен саклап калырга кирәк. Шул ук вакытта медицина учреждениеләре өчен таләпләрне бирегә яраштырырга кирәк, диде ул. 

Ахырда Рөстәм Миңнеханов КФУ икенче укыту-лаборатория корпусындагы төзекләндерелгән бүлмәләрне карап чыкты. Аерым алганда, мәрмәр залны һәм Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтының телләр компетенциясе үзәгендә булды. 

Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, КФУ ректоры Илшат Гафуров, ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин,  ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре озата йөрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International