Рөстәм Миңнеханов ТРда урнашкан югары уку йортлары ректорлары белән очрашты

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары уку йортлары ректорлары белән очрашты. Чара Казан федераль университетында узды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыкалаганча, бүген тулаем югары мәктәп системасында һәм КФУда барган үзгәрешләр уңай тәэсир калдыра.

«Яңа фәннәр, яңа белгечлекләр барлыкка килә. Университет, белем бирү учреждениесе генә булып калмыйча, инновацияләр үзәге һәм шушы яңалыкларны гамәлгә ашырырга сәләтле белгечләр әзерләү урыны да булсын иде», - диде ул.

Югары уку йортлары илебезнең үзенә бертөрле интеллектуаль үзәкләренә әверелергә тиеш, дип саный ТР Президенты. «Безнең гаять зур нефть химиясе, нефть эшкәртү һәм машина төзелеше сәнәгатебез, агропросәнәгать комплексларыбыз бар. Җитди социаль өлкә системабыз эшли. ИТ технологияләр актив эшләнә. Болар бар да ахыр чиктә безнең тикшеренү үзәкләренә барып тоташа. Ә алар кешеләрне кайдан алалар соң? Университетлардан. Нәкъ менә безнең югары уку йортларында талантлы яшьләр җыелганнар да инде», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республика өчен кеше потенциалы иң зур өстенлек булып тора, шуңа күрә беренче планга яшь татарстанлыларны тәрбияләү килеп баса. Ул ассызыклаганча, бүген барлык мәгариф системасында структур үзгәрешләр уздырыла.

Рөстәм Миңнеханов белемнәр сыйфатына аерым тукталды. Монда, аның сүзләренчә, матди база, уку-лаборатор комплекслары һәм мөгаллимнәр составының дәрәҗәсе бик мөһим. 

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген архитекторлар һәм дизайнерлар әзерләү күп сораулар уята. «Күп кенә республика проектлары өчен белгечләр читтән чакырыла. Без мәктәпләрне, балалар бакчаларын һәм башка социаль объектларны проектлый алабыз. Әмма  премиум-класста без беркемне дә тәкъдим итә алмыйбыз», - дип борчылу белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул хәбәр иткәнчә, бу мәсьәлә республика районнарында аеруча кискен тора. Татарстан Президенты ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына  бу өлкәдә белгечләр әзерләү буенча махсус курслар булдыруны карарга кушты.   

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов педагогларны әзерләгәндә югары стандартларга туры килү мәсьәләсен дә күтәрде. «Университетларга элеккеге укучылар килә. Әгәр алар гомуми мәсьәләләрдә белемле булмаса, алардан яхшы белгечләр әзерләү кыен булачак. Без мәктәп укытучыларыннан тиешле дәрәҗәдәге белемнәрне таләп итәргә тиеш. Бүген мәктәп укытучыларына түләү дәрәҗәсе барлык заманча таләпләргә туры килә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Казан федераль университеты ректоры, Татарстан Республикасы югары уку йортлары Ректорлар советы рәисе Илшат Гафуров сүз алды. Ул  2015 елда Татарстан Республикасы югары уку йортлары эшчәнлеге турында сөйләде. Аннары Илшат Гафуров берничә актуаль проблемалар кузгатты һәм кайбер тәкъдимнәр белән чыкты.   

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, барлык кузгатылган мәсьәләләр буенча да карарлар кабул ителәчәк. Ул ректорларга уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International