Татарстан 2-3 елда энергетика базарындагы вәзгыятьне кискен үзгәртәчәк, дип ышана ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта ул бүген ТЭЦ-1 дә ПГУ-230 МВт төзелеше урынына истәлекле билге кую тантанасында белдерде.
Чарада шулай ук РФ энергетика министры урынбасары Вячеслав Кравченко катнашты.
ТЭЦ-1 дә яңа пар-газ корылмасы төзелеше - «Генерирующая компания» ААҖ нең икенче проекты. Өч елда, 2018 елның декабренә кадәр, ПГУ-230 МВт энергия блогын төзү һәм эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Бу объект төзелешенә Лебедев урамында 6 гектардан артык мәйдан бүлеп бирелгән. Бу РФ территориясендә инвестицион проектларга ярдәм итү федераль программасына кертелгән электр энергетикасы өлкәсендә беренче инвестицион проект санала.
«Генерирующая компания» ААҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, яңа объектны эшләтеп җибәрү Казан зонасында энергия кытлыгын хәл итү мөмкинлеге бирәчәк, диде. Проектның гомуми бәясе 15,6 млрд сум тәшкил итәчәк, дип билгеләп үтте ул.
Истәлек билгесе кую тантанасында Р.Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан икътисадының көндәшлелеккә сәләтлеге энергетика инфраструктурасы һәм энергия ресурслары белән тәэмин ителүгә бәйле. “30-40-50 ел элек төзелгән энергетика корылмалары бүген көндәшлеккә сәләтле түгел. Казан энергия кытлыгы кичерә. Биредәге егәрлекләр җитәрлек түгел, - дип заман таләпләренә ишарәләде ТР Президенты. Яңа энергетика егәрлекләре һәм якындагы елларда төзеләчәкләре Казанны энергетика белән тулысынча тәэмин итәчәк, дип билгеләп үтте ул. - Иң мөһиме - бу карарлар күпләп сату базарында безнең ТЭЦ ларны саклау мөмкинлеге бирә".
“Безнең энергетика күрсәткечләре төшә, әгәр без модернизация белән шөгыльләнмибез икән, энергияне читтән сатып алачакбыз. Без ресурсларны тулы көченә кулланырга тиеш, ә алар Татарстанда куп. Бездә газ бар, димәк, без электр энергиясен, җылылыкны көндәшлеккә сәләтле бәядән җитештерергә тиеш. Җылылыкны республикада куллану зарур, электр энергиясен читтән түгел, ә безнең энергетика корылмаларыннан алырга кирәк”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты.
“2-3 елда Татарстан энергетика базарындагы вазгыятьне кинәт үзгәртәчәгенә ышанам. Безнең базарда конкурентлы егәрлекләр булачак. Иң мөһиме – без энергия куркынычсызлыгын тәэмин итәбез”, - диде ТР Президенты. Ул ПГУ-230 МВт төзелешен планлаштырылган өч елдан алданрак чынга ашыру мөмкинлеген белдерде. Рөстәм Миңнеханов эш графигын яңадан карарга һәм, мөмкинлектән чыгып, төзелеш срогын кыскартуны йөкләде. “Моның өчен ресурслар бар”, - дип ассызыклады ул.
Республика лидеры РФ энергетика министрлыгы җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм РФ Хөкүмәте кабул иткән программадан тыш, Татарстанда яңа энергетика объектлары төзү мөмкин булмас иде, диде.
ТР Президенты РФ энергетика министры урынбасары Вячеслав Кравченкога Татарстан Республикасы “Фидакарь хезмәте өчен” медален тапшырды.