Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа ел алдыннан мондый чаралар гадәтигә әверелә.
Үтеп баручы 2015 ел йомгаклары турында сөйләгәндә, Татарстан Президенты белдергәнчә, билгеле бер кыенлыкларга карамастан, сәнәгать продукциясе күләмнәре буенча республика үткән елгы дәрәҗәдән алгарак китте, социаль өлкәдәге барлык йөкләмәләр үтәлгән, төп капиталга инвестицияләр күләме буенча күрсәткеч үткән елгы дәрәҗәдән артып китә.
Инфляция – 11%, уртача хезмәт хакы якынча – 29,4 мең сум.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, ел йомгаклары буенча республиканың берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 205,4 млрд. сум булыр дип көтелә. Федераль акчалар керүне дә исәпкә алып, Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты тулаем 250 млрд. сум тәшкил итәчәк.
Нефть сәнәгате 101,6%ка эшли, диде Рөстәм Миңнеханов. 2016 елда нефть чыгару күләмнәре 34 млн. тоннага якынлашты. Аеруча үзле нефть чыгару буенча проектлар өлешендә җитди эш алып барыла, моннан тыш, республикада кыен чыгарылучы запаслар ятмаларын эшкәртү өлкәсенә инновацияләр кертү дәвам итә.
«Татнефть» ГАҖ, «ТАИФ-НК» һәм башкалар эре нефть химиясе проектларын гамәлгә ашыруны дәвам итәләр.
Республикада “үсеш нокталары” нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Машина төзелеше өлкәсендә ситуация катлаулы, дип саный Татарстан Президенты. Мәсәлән, «КАМАЗ»да автомобильләрнең яңа модельләр рәтен әзерләү бара, аерым алганда, пилотсыз «КАМАЗ» автомобиле.
«Форд Соллерс» предприятиесе сентябрьдә двигательләр заводын эшләтеп җибәрде.
Авиация тармагында Рөстәм Миңнеханов Казан вертолетлар заводының уңышлы эшен билгеләп үтте, шулай ук Казан авиация заводында да стратегик бомбардировщикларны ремонтлау һәм Ту-160 самолетлары төзү буенча буенча планнар бар, диде ул.
Авыл хуҗалыгы да билгеле бер нәтиҗәләргә ирешкән. Үтеп баручы елда 3,5 млн. тонна иген, 2 млн. тонна шикәр чөгендере җитештерелгән. Татарстан терлек азыгы, фураж игене, шулай ук яшелчәләр белән тәэмин ителгән дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Сөт җитештерү фаразлар буенча 1,7 млн. тонна тәшкил итәчәк.
Барлык хуҗалыкларда да авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү 2015 елда 219 млрд. сум булачак дип көтелә.
Татарстан Президенты шулай ук Кама сәнәгать кластерының республика үсешендәге әһәмиятен билгеләп үтте. Монда төп роль «Алабуга» МИЗга бирелә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Алабуга» МИЗда 48 компания-резидент теркәлгән, шуларның 20се сәнәгать-җитештерү эшчәнлеге алып бара. Үзләштерелгән инвестицияләр күләме – 95 млрд. сум, 5300 эш урыны булдырылган. Киләсе елда «Алабуга» МИЗга 6 резидент җәлеп итү планлаштырыла.
Республика өчен тагын бер мөһим проект – яңа Иннополис шәһәре. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, берничә көн элек ул анда булган, анда Иннополис университеты эшли, халыкара мәктәп һәм халыкара балалар бакчасы ачылган, 2016 елның гыйнварыннан аеруча сәләтле балалар өчен мәктәп эшли башлаячак.
Татарстан Республикасында 2015 елда барлык планлаштырылган социаль программалар да гамәлгә ашырылган, дип белдерде аннары Рөстәм Миңнеханов. 136 мәктәп ремонтланган, 79 сәламәтлек саклау объекты төзелгән, шул исәптән модульле фельдшер-акушер пунктлары, патологоанатомия бүлекләре. Муниципаль районнарда 162 универсаль спорт мәйданчыгы, 42 авыл клубы төзелгән.
Моннан тыш, республикада 76 яңа балалар бакчасы эксплуатациягә тапшырылган (2014 елда – 56).
Татарстан Президенты шулай ук хәбәр иткәнчә, 2015 елның 11 ае эчендә республикада 51833 бала туган.
Соңгы биш елда республикада халык саны табигый рәвештә арту күзәтелә (11 ай йомгаклары буенча – 9131 кеше).
Гомер озынлыгы – 72 яшь.
5 ел эчендә югары технологияле медицина үзәкләре булдыруга республикада 10 млрд. сум кертелгән, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
2016 елның сентябрендә республикада 100 ятаклык яңа балалар табу үзәген эксплуатациягә тапшыру ниятләнә, аңа финанслар күләме – 1,1 млрд. сум.