Бүген Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм «Газпром газ-мотор ягулыгы» генераль директоры Михаил Лихачев Татарстан Республикасында сыекландырылган табигый газ комплексы (КСПГ) һәм криоген ягулык салу станцияләре челтәре (криоАЗС) төзү турындагы килешүгә имза салдылар.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Чара барышында билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Россиядә мотор ягулыгы сыйфатында сыекландырылган табигый газ җитештерү һәм реализацияләү өчен инфраструктура булдырылган беренче субъект булачак.
Яклар имзалаган килешүдә 2030 елга кадәр мотор ягулыгының яңа төрен гамәлгә кертү чаралары комплексы бар.
«Газпром газ-мотор ягулыгы» «Чистай» индустриаль паркы территориясендә сыекландырылган табигый газ җитештерү комплексы һәм 13 криоАЗСтан торган челтәр төзиячәк. Татарстан Республикасы Хөкүмәте үз ягыннан тармак үсеше өчен уңай шартлар тудырачак.
Төзелешкә инвестицион проект статусы бирергә җыеналар.
Искәртәбез, 2013 елның 21 июнендә «Газпром» ГАҖ, «Газпром газ-мотор ягулыгы» ҖЧҖ һәм Татарстан Республикасы арасында табигый газны мотор ягулыгы буларак куллануны киңәйтү мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек турында килешү төзелгән иде.
2015 елның 20 февралендә «Газпром газ-мотор ягулыгы» генераль директоры Михаил Лихачев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасы территориясендә, мотор ягулыгы буларак, сыекландырылган табигый газны аз тоннажлы җитештерү һәм файдалану проектын гамәлгә ашыру чаралары планын имзаладылар.