Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елгы стендта ату буенча дөнья чемпионтында һәм беренчелегендә җиңүчеләрне һәм призерларны, 2015 елгы IV көрәш буенча дөнья чемпионаты һәм XIII билбауларда көрәш буенча дөнья чемпионаты медалистларын котлау тантанасында катнашты.
Чара Татарстанда 2015 елгы спорт сезонына йомгак ясау алдыннан «Корстон» КСККда узды.
Атлетларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, аларның һәрберсе Россия масштабында гына түгел, бөтендөнья масштабында уңышларга ирешә.
«Сез – башкалар өчен үрнәк. Бу – иң мөһиме. Безнең кирәкле матди базабыз бар, әмма тәҗрибәле остазлардан башка югары нәтиҗәләргә ирешү җиңел түгел», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов аерым билгеләп үткәнчә, спорт киңлекләрендәге һәр җиңү бөтен ил өчен әһәмиятле. «Спортта без көндәшләребездән алда барырга тиеш», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.
Шулай ук ул телевизион тапшырулар циклы эшләргә һәм бөтен республика буенча Татарстан спортчылары уңышларын күрсәтергә тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Билбауларда көрәш федерациясенең башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин Татарстан көрәшчеләренең төп казанышлары турында сөйләде. Соңгы 10 елда Татарстан Республикасында 96 Россия спорт мастеры һәм 6 халыкара спорт мастеры тәрбияләнгән. Ул ассызыклаганча, спорт федерациясе һәрчак Рөстәм Миңнехановның зур ярдәмен тоеп яши.
Стендта ату буенча Олимпия уеннарының бронза призеры, РФнең атказанган спорт мастеры Василий Мусин үз чиратында Татарстан Республикасы Президентына Татарстанда спорт үсешенә актив ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерде.
Очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм Татарстан Республикасы спорт федерацияләре вәкилләре катнашты.