Рөстәм Миңнеханов: Арбитраж судка кешеләр гадел карар эзләп киләләр

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе округы Арбитраж суды төзелүгә 20 ел тулуга багышланган тантанада катнашты.

Тантана Казан Ратушасында узды.

Искәртәбез, Идел буе округы Арбитраж суды (2014 елның 6  августына кадәр – Федераль Идел буе округы арбитраж суды) 1995 елның ноябрендә федераль закон нигезендә төзелгән иде. Аның даими урыны итеп Казан шәһәре билгеләнде.

Идел буе округы Арбитраж суды, Әстерхан, Волгоград, Пенза, Самара, Саратов өлкәләре, Татарстан Республикасы, Ульяновск өлкәсе арбитраж судлары тарафыннан кабул ителгән суд актларын һәм  шушы окуругта төзелгән Унберенче һәм Уникенче арбитраж апелляция судларының суд актларын тикшерә.

Бүгенге тантанада Россия Федерациясе Югары Суды Рәисе урынбасары – Икътисадый бәхәсләр буенча Суд коллегиясе рәисе Олег Свириденко, Идел буе округы Арбитраж суды рәисе Юрий Глазов һәм башкалар катнашты.

«20 ел, бәлки, зур вакыт та түгелдер, - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. - Әмма үткәнгә әйләнеп карасак, без бөтенләй башка булуыбызны күрәбез, ул чакта арбитраж мәсьәләләр башкача хәл ителә иде. Бүген илебез дә үзгә, бу – яңа, базар мөнәсәбәтләре».

Арбитраж судка кешеләр гадел карар эзләп киләләр, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Идел буе округы Арбитраж суды хезмәткәрләренә һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерде. 

Киләсе елда судьяларыбызның хезмәт шартларын яхшыртуга бәйле берничә чара үткәреләчәк, диде Рөстәм Миңнеханов, без сезгә куелган бурычларны аңлыйбыз һәм актив ярдәм күрсәтергә әзербез.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Идел буе округы Арбитраж суды хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре – «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «Татарстан Республикасы Атаклы юристы» мактаулы исеме, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте тапшырды.

Чарада катнашучыларга Идел буе округы Арбитраж судының 20 еллыгына багышланган фильм күрсәттеләр.

Сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Югары Суды Рәисе урынбасары  – Икътисадый бәхәсләр буенча Суд коллегиясе рәисе Олег Свириденко да чыгыш ясады.

Соңыннан Татарстан Республикасы артистлары концерт номерлары күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International