Бүген Татарстан Республикасы Президенты РФ Композиторлар берлеге рәисе һәм ТР Композиторлар берлеге рәисе, Россия халык артисты Рәшид Кәлимуллин белән очрашты. Очрашу "Корстон" КСКК мәйданчыгында үтте.
Искәртик, Рәшид Кәлимуллинның Россия Композиторлар берлеге рәисе урынына билгеләнүе 2015 елның 9 декберендә билгеле булды.
Рөстәм Миңнеханов композиторның Татарстан мәдәнияте өлкәсен үстерүдә композиторның олы казанышларын билгеләп үтте. Ул аны яңа вазыйфасы белән котлады һәм уңышлар теләде.
Очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева катнаштылар.