Бүген Казанда Идел буе фикультура, спорт һәм туризм академиясенең уку-лабортория корпусында талантлы яшьләрне - халыкара, бөтенроссия һәм төбәк олимпиадалары һәм конкурслары җиңүчеләрен һәм призерларын, шулай ук аларны әзерләгән педагогларны бүләкләделәр.
Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары – республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һ.б. катнашты.
Билгеләп үтик, тантаналы бүләкләү чарасы 2006 елдан башлап ел саен үткәрелә. Быел 177 кеше Россия Президенты лауреатлары булды. Премия социаль әһәмиятле һәм иҗтимагый эшчәнлек, фәнни-техник иҗат, уку-тикшеренү эшчәнлеге, профессиональ осталык, сәнгать, һәвәскәрләр спорты номинацияләре буенча бирелә.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында белдерүләренчә, халыкара һәм бөтенроссия олимпиадларында җиңүчеләр федераль бюджеттан 60 мең сум акча ала, бөтенроссия һәм төбәк олимпиадалары призерлары – 30 мең сум күләмендә. 2015 елда Татарстанның талантлы яшьләрен бүләкләү өчен федераль бюджеттан бүлеп бирелгән сумма 6,72 млн сум тәшкил иткән.
“Үзең укыган сыйныфта һәм мәктәптә лидер булу җиңел түгел. Әмма бүген бирегә республикада, илдә һәм хәтта халыкара киңлектә лидер булуын исбатлаган яшьләр җыелды. Шулай ук халыкара олимпиаданың 7 җиңүчесе дә”, - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры Илдар Халиков.
Аның сүзләре буенча, татарстанлыларның олимпиадада җиңүе – “ул сезнең ата-аналарыгыз өчен генә түгел, ә мәктәп, педагоглар һәм бөтен республика өчен зур горурлык”.
“Безне республиканың спорт командалары җиңүләре өчен генә түгел, ә сезнең казанышлар буенча да Татарстаннан читтә беләләр”, - диде Илдар Халиков.
“Сез бу казанышларга ата-аналарыгыз һәм педагогларыгыз тырышлыгы белән ирештегез, шуңа күрә аларга рәхмәт әйтергә онытмагыз”, - дип билгеләп үтте ТР Хөкүмәте башлыгы.
“Күп еллар дәвамында сезне җиңү рухы ташламасын. Сезгә яңа уңышлар телим”, - диде ул.
Һәр бала талантлы булып туа, дип ышана ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм балаларның киләчәге тәрбиячеләр, укытучылар һәм тренерларга бәйле. “Без талантлы балаларны вакытында күреп алырга һәм аларга үсәргә мөмкинлек тудырырга тиеш. Республикада моның өчен барысы да эшләнелә”, - дип билгеләп үтте ул.
Э.Фәттахов, 2010-2015 елларда Татарстанда «Киләчәк» – «Будущее» Мәгариф үсеше стратегиясе эшләде, диде. Шул программа буенча, аерым алганда, республиканың талантлы балалары өчен олимпиада үзәге һәм мәктәпләр челтәре булдырылды.
“Укучыларны олимпиадаларга тырышып әзерләүләре өчен укытучыларга рәхмәт белдерәм”, - дип билгеләп үтте министр. Ул шулай ук киләсе елда республикада информатика һәм физика буенча бөтенроссия олимпиадалары уза, дип белдерде.
ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, үз чиратында, бүләкләү тантанасының унынчы тапкыр үткәрелүенә игътибарны юнәлтте. “Бу вакытта меңнән артык баланы бүләкләдек. Аларның күбесе үз проектларын чынга ашыра алгандыр, дип уйлыйм”, - дип ассызыклады ул.