Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген "Дуслык" орденын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковка тапшырды.
Дәүләт бүләге Казандагы 2015 елгы 16 нчы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын оештыру һәм уздыруга керткән гаять зур өлеше өчен бирелде.
Татарстан Президенты "Дуслык" орденын Илдар Халиковка Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының Х съезды барышында тапшырды.
"Дуслык" орденына шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров һәм "Казан" муниципаль берәмлеге башлыгы, Казан мэры Илсур Метшин лаеклы булдылар.