Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов поблемалы торак объектларын төзеп бетерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, республиканың хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, шулай ук «ФОН» ДК, «Фирма «Свей» ҖЧҖ һәм «Химстрой» ҖЧҖ һәм өлеш кертеп торак төзүчеләрнең инициатив төркеме әгъзалары катнашты.
Киңәшмәдә Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев чыгыш ясадылар. Шәһәрләр башлыклары проблемалы йортлар төзүдәге агымдагы хәлләр турында сөйләделәр. Аерым алганда, алар билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән бергә, «ФОН» ДКның һәм «Фирма «Свей» ҖЧҖның юнәлешле булмаган активларын реализацияләү планы эшләнә, шулай ук инвесторларны җәлеп итү эше дәвам итә.
Ирек Фәйзуллин Казанда проблемалы объектларны төзү барышын тикшереп тору өчен оператив дирекция булдыруны тәкъдим итте. Шулай ук ул бу йортларда фатирлар сатуны тиз арада туктатып торырга тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов бу фикерне хуплады һәм мәсьәләне хәл итү өчен барлык структураларны җәлеп итәргә кушты.
Өлеш кертеп, фатир төзерүдә алдауларга тап булганнар белән аралашканда Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, әлеге проблеманы хәл итүне ул шәхсән тикшереп торачак. «Бу эшкә тармак министрлыклары, шәһәрләр мэрлары, хокук саклау органнары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте җәлеп ителәчәк. Без сезнең йортларны төзеп бетерү өчен барлык булган механизмнарны кулланачакбыз», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, «ФОН» ДК һәм «Фирма «Свей» ҖЧҖ җитәкчеләре мөлкәте проблемалы йортларны төзеп бетергәндә кулланылачак. «Алар ярлы кешеләр түгел икәнлеге аңлашыла. Алар исеменә дистәләгән күчемсез мөлкәт теркәлгән. Аитовны сак астына алдылар инде. «ФОН»ны да игътибар белән күзәтәбез. Вәгъдә итәм, бу эш мантыйкый азагына җиткереләчәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Азактан ул билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар кварталга бер мәртәбә уздырылачак.