ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм РФ субъектларындагы вәкилләре белән киңәшмә уздырды. Бу чара видеоконференцэлемтә режимында үтте, ул 2015 ел нәтиҗәләренә һәм 2016 ел планнарына багышланды.
Әсгат Сәфәров билгеләгәнчә, узып баручы ел икътисад һәм тышкы сәясәт өлкәсендә катлаулы ел булды. Шуңа карамастан, Татарстан республика продукцисен тышкы базарга чыгару, инвестициләр җәлеп итү һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру буенча эшен дәвам итә.
“Безнең Кытай белән туризмны үстерү һәм эшлекле элемтәләрне киңәйтү буенча яхшы перспективаларыбыз бар. Европа илләреннән партнерлар белән хезмәттәшлекне саклап кала алдык. Франция, Чехия һәм Финляндия белән проектларның күләме бик яхшы. АКШтагы вәкилнең эшеннән икътисади нәтиҗәләр көтәбез”, - диде Әсгат Сәфәров.
Ул аеруча Казакъстан һәм Беларуссия белән хезмәттәшлекнең уңышлы үсешен билгеләде. Азәрбайҗандагы һәм башка БДБ илләрендәге вәкилләрне уртак икътисади проектлар буенча эшләрне активлаштырырга чакырды. Аның сүзләренчә, Татарстанга инвесторлар, технологияләр һәм капитал җәлеп итү ерак чит илләрдәге вәкилләрнең төп бурычы булып кала.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына татар телен өйрәнү буенча онлайн программадан кулланучы чит ил аудиториясен киңәйтү турында мәсьәләләрне эшләп бетерү йөкләнде.
Ул шулай ук Россия Тышкы эшләр министрлыгының Татарстанның 2017 елда Иннополис шәһәрендә Россия ватандашлары форумын уздыру инициативасын хуплавын искә төшерде. Әсгат Сәфәров вәкиллекләрне бу эштә катнашырга чакырды.