Рөстәм Миңнехановка «Татарстан генераллары» китабын тәкъдир иттеләр

2015 елның 25 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Генераллары советы утырышында катнашты. Чараның төп мәсьәләсе – «Татарстан генераллары» китабын тәкъдир итү.

Китапта язмышлары һәм эшчәнлекләре Татарстан Республикасы белән бәйле 317 генерал турында белешмәләр бирелгән. Татарстан Республикасы Генераллар советы рәисе Венер Сәлимов хәбәр иткәнчә, материалларны әзерләгәндә Россия Федерациясе Оборона министрлыгының, Татарстан Республикасы ЭЭМның, ФИХнең һәм башкаларның архив язмалары кулланылган. Беренче белешмәләр 1940 елдан башлана, бу чакта СССРда генерал атамасы торгызылган. 

Яңа китап яшьләрне патриотик тәрбияләү максатларында чыгарыла, дип белдерде Венер Сәлимов. 

Рөстәм Миңнеханов бу энциклопедик белешмәне уңай бәяләде һәм «Татарстан генераллары» китабын республика китапханәләрендә һәм мәктәпләрендә таратырга тәкъдим итте.   

Утырышта шулай ук бу дөньядан киткән генералларның исемнәрен мәңгеләштерергә дигән тәкъдимнәр ясалды, шул исәптән урамнарга аларның исемнәрен кушу юлы белән дә. Татарстан Республикасы Президенты бу фикерне хуплады, республика шәһәрләрендә һәм авылларында бик күп яңа урамнар барлыкка килә, алар Татарстанның мәхшүр хәрбиләренең исемнәрен  йөртергә мөмкин, диде ул.   

Чарада шулай ук ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, төрле хокук саклау структуралары һәм башкалар катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International