Татарстан Республикасында 2015 елның 15 декабреннән алып 2016 елның 10 гыйнварына кадәр чорда янгынга каршы махсус режим кертелгән.
Янгынга каршы режим Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән Татарстан Республикасы территориясендә яңа ел чаралары уздыру чорына кертелә.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рәфис Хәбибуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Рәфис Хабибуллин шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы буенча Россия ГХМның баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГХМ тарафыннан пиротехник эшләнмәләрне саклау һәм реализацияләү буенча янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә контроль оештырылган. Пиротехник эшләнмәләрне сату буенча 67 урын исәпкә алынган.
Хәзерге вакытта барлык муниципаль берәмлекләрдә мунициципаль районнар башлыклары карарлары белән пиротехник эшләнмәләр җибәрү өчен 376 мәйданчык булдырылган. Бу мәйданчыклар кирәкле санда янгын сүндерү җайланмалары һәм мәгълүмат стендлары белән җиһазландырылган.
Рәфис Хабибуллин хәбәр иткәнчә, республикада яңа ел чаралары уздырыла торган барлык объектларда да күзәтчелек чаралары үтәлә. Балалар күп була торган шундый 2 меңләп объект исәпкә алынган.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа ел һәм рождество бәйрәмнәрен уздыру чорында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче кешеләрнең тормышы иминлеген һәм тынычлыгын тәэмин итәргә өндәде.