Бүген Казан Кремлендә 90 яше тулу уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов олылады.
ТР Президенты Борис Кириллович Кузнецоны бөек кеше дип атады. "Ул Бөек Ватан сугышын узган, бүген дә ул иҗтимагый тормышта актив катнаша. Һәм безгә барыбызга да геребыз кебек актив булырга омтылырга кирәк”, - дип ассызыклады ул.
Татарстан Президенты указы белән Борис Кузнецов республика үсеше өчен күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне өчен “Дуслык” ордены белән бүләкләнде.
"Бу минем өчен мөһим көн. 90 яшь ни булуын аңлату кыен. Артта калды Бөек Ватан сугышы, халык хуҗалыгын торгызу. Соңгы елларда Татарстанда күбесе эшләнде. Һәм мин мондый күркәм республикада яшәвем белән горурланам. Без һәрвакыт та Татарстан үсеше юнәлешләренә лаеклы булырбыз", - диде юбиляр.