Илдар Халиков Азнакайда яңа мәдәни үзәк ачуда катнашты

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

Азнакайда бүген яңа мәдәни үзәк үзенең ишекләрен ачты. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, “Татнефть” җәмгыятенең кадрлар һәм социаль үсеш буенча генераль директор урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев катнашты.

Бу объектны төзүгә федераль һәм республика бюджетыннан 50 шәр млн. сум бүлеп бирелгән. Төзелеш узган елның октябрендә башлана. Гомуми мәйданы 1317 кв. м. булган ике катлы бинада 120 урынлы кинозал, күргәзмә-бию залы, кабинетлар, иҗат остаханәләре бар.

“Бу микрорайонда 7 меңнән артык кеше яши, шуларның күбесе яшьләр. Мәдәният үзәге Яңа елга зур бүләк булды”, - диде Марсель Шәйдуллин.

Илдар Халиков район халкын бу вакыйга белән котлап, мәдәният үзәге директоры Гүзәл Николаевага 100 мең сумга сертификат тапшырды.

Алга таба ТР Премьер-министры тагын бер объект – төбәк музее белән танышты. “Без социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнаштык һәм җиңү яуладык. Комплекс төзелешендә республика һәм “Татнефть” җәмгыяте зур ярдәм күрсәтте”, - диде директор Ирина Халикова.

Кунаклар шулай ук күптән түгел төзелгән универсаль спорт комплексын карадылар. Ул быел сентябрь аенда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылган иде.

Илдар Халиков районда уздырыла торган социаль эшчәнлеккә югары бәя бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International