ТР Дәүләт заказлары агентлыгы дәүләт милкен электрон приватизацияләү мәйданчыгы операторы буларак расланган

2015 елның 29 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт заказлары агентлыгы ТР Хөкүмәте тарафыннан дәүләт һәм муниципаль милекне приватизацияләү мәйданчыгы операторы буларак расланган.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта әлеге агентлык генераль директоры Яков Геллер хәбәр итте. Ул китергән мәгълүматларга караганда, РФ Хөкүмәтенең шул турыдагы карары 4 декабрьдә кабул ителгән.

Әлеге уңайдан шуны билгеләп узыйк: ТР дәүләт заказлары, инвестицион эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы zakaz.rf электрон сәүдә мәйданчыгы операторы булып тора. Дәүләт һәм муниципаль милекне электрон рәвештә сатуны оештыручы юридик затлар исемелегенә шулай ук “Сбербанк-АСТ” ЯАҖ, “РТС-тендер” ҖЧҖ, “Электронные торговые системы” АҖ, “Единая электронная торговая площадка” АҖ һәм “Российский аукционный дом” ААҖ кергән.

“Без моңа таба бик озак бардык. Арест салынган милекне сатканда электрон сатулашу системасын 2006 елда ук кертә башладык. Ул чакта Россия федераль милек фондының ТР буенча төбәк бүлеге, Суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм ТР дәүләт заказлары агентлыгы арасында килешү имзаланды. 2011 елда без алар белән бергәләп федераль мәйдан базасында үз мәйданчыгыбызны булдырдык”, – дип сөйләде Яков Геллер.

Тагын бер электрон мәйданчык – коммерцияле сатып алулар (223etp.zakazrf.ru) эшенә йомгак ясап, агентлык җитәкчесе быел гомуми 5 млрд 378 млн сумлык 3412 контракт төзелгән, беренче тапкыр килешүләрне ТРның 783 яңа резиденты имзалаган, дип билгеләп үтте.

Яков Геллер искәртеп узганча, быел июльдә Иннополиста уздырылган “Татарстан – эшмәкәрлеккә терәк” форумында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен smb.tattis.ru. мәгълүмати порталы тәкъдим ителгән. Әлеге система заказчыларның ихтыяҗлары турында актуаль һәм дөрес мәгълүмат алу, потенциаль заказчыларга предприятиеләр тарафыннан җитештерелгән товарлар, башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр турында мәгълүмат ирештерү, электрон сәүдә мәйданчыкларына тиз арада чыга алу мөмкинлеген булдыра.

Июльдән алып 3892 файдаланучы 27,5 меңләп подписка рәсмиләштергән. Кече һәм урта эшмәкәрлекнең 4 меңгә якын субъектларының 45 проценты ТР резидентларына туры килә, дип сөйләде ТР дәүләт заказлары агентлыгы генераль директоры. Ул билгеләп үткәнчә, smb.tattis.ru сайты эшли башлаганнан бирле 1699 файдаланучы 44нче һәм 223нче федераль законнар нигезендә гомуми 10,8 млрд сумлык килешү төзегән, Татарстан Республикасы резидентлары – 10,3 млрд сумлык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International