Рөстәм Миңнеханов "Эфир" телеканалында "Тема" тапшыруы кунагы булды

2015 елның 29 декабре, сишәмбе

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Эфир" телеканалында "Тема" тапшыруы кунагы булды, туры эфирда ул 2016 елга планнар, алданган өлешләп фатир сатып алучылар мәсьәләсе һәм Татарстанның федераль үзәк белән мөнәсәбәтләре турындагы сорауларга җавап бирде. 

Тапшыруны Алексей Кулешов ("Эфир" телеканалы) һәм Лира Сәхәпова ("Татарстан - Яңа гасыр" телеканалы). 

Ел йомгаклары турында Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, дөньяда бүгенге вакыйгалар "әлегә безнең файдага түгел". Бу, беренче чиратта, нефтька түбән бәяләр, финанс базарларга һәм технологияләргә чикләүләргә кагыла. "Ләкин республиканың чыдамлык дәрәҗәсе җитәрлек, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без башкарырга җыенган барлык программалар да бюджетта язылган". 

2016 елда торак төзелешен киметү булмас микән дигән сорауга Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2015 елда гомумән 2,4 млн. кв. метр торак сафка кертелгән, ә киләсе елда әлеге күрсәткечләрдән дә ким булмаган күләмне сафка кертү карала. 

Социаль ипотекага килгәндә, бүген әлеге программа буенча 1 квадрат метр торак бәясе уртача 33 мең сумга исәпләнә. Татарстан Президенты сүзләренчә, киләсе елда соципотека буенча 1 квадрат метр торак бәясе күпкә артмый - 35-36 мең сумга кадәр генә, аннан артык булмый. 

"Ышанып әйтә алам, социаль ипотека буенча арзан бәяле торак кимрәк булмый", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук искәрткәнчә, республикада социаль ипотека программасы кысаларында арзан бәядәге торак белән берничә категориядәге гражданнар тәэмин ителә, шул исәптән Бөек Ватан сугышы ветераннары, ятим балалар, күп балалалы гаиләләр һәм башкалар. 

"Тема" программасы барышында Татарстан Президенты алданган өлешләп фатир алучылар мәсьәләсен хәл итү өчен нинди күләмдә акча кирәклеген билгеләде. 

Алданган өлешләп фатир алучылар мәсьәләсе  республикада 2007 елда барлыкка килде, дип искәртте ул. "Кайсыдыр этапларда без бу мәсьәләне җиә дә алдык, ләкин хәзер янә проблемалы йортлар, намуссыз төзүчеләр бар. Бу күңелсез хәл. Бары төзүчеләр генә гаепле дип әйтү дөрес түгел. Без, хакимият, җаваплыктан баш тартмыйбыз. Хакимият мондый процессларны күзәтергә тиеш. Төзелешкә рөхсәт бирү, кишәрлекләр бүлеп бирү хакимият структураларыннан башка булмый бит", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Бүген республикада алданган өлешләп фатир алучылары булган ике проблемалы территория бар - Казан һәм Чаллы шәһәрләре. "Без вариантлар эзлибез. Үзеннән үзе бу мәсьәлә хәл ителә алмый, - диде ул. - Без мәсьәләне хәл итү өчен 10 миллирд сумга кадәр акча кирәк дип исәплибез". 

Соңрак Рөстәм Миңнеханов ассызыклады: өлешләп фатир сатып алучыларны алдаган кешеләр бай, аларның активлары күп. Шул активлар бу мәсьәләне хәл итү өчен җәлеп ителәчәк, диде ул, без дә акчалар хәрәкәтен, аларның кайда юнәлдерелгәнен игътибарда тотарбыз.

Өлешләп фатир алучыларны алдаучыларның урыны кайда булырга тиешлеге аңлашыла, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, бүген без бу мәсьәләне хәл итү өчен партнерлар эзлибез. "Чаллыда төзелешне банк һәм төзүчене җәлеп итеп тәмамлау схемасы билгеләнде, - дип билгеләде ул. Шәһәр дә бу мәсьәләне хәл итү өчен 20 гектар тирәсе җир бүлеп бирергә тиеш. Шундый ук эшне Казанда да үткәрергә җыенабыз, әлегә партнерлар эзлибез". 

Татарстан Президенты сүзләренчә, өлешләп фатир алучылар вәкилләре квартал саен киләчәк, эшләр нәтиҗәләре белән танышачак. 

Безнең гражданнар мондый хәлгә эләккәннәренә мин кызганам, күпчелек гаиләләрдә балалар бар, кемдер кредитлар алган, ә бүген акча да юк, торак та юк, диде Рөстәм Миңнеханов, без алданган өлешләп фатир алучылар проблемасын хәл итүгә бөтен көчебезне куячакбыз. 

Тапшыруны алып баручылар соравына җавап биреп Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген Татарстанның федераль үзәк белән мөнәсәбәтләре бик әйбәт. 

"Без бөтен федераль программаларда катнашабыз, - диде ул. - Россия Хөкүмәте һәм Президенты Владимир Путин ягыннан шундый яхшы мөнәсәбәт булмаса, Казандагы 2013 елга җәйге Универсиаданы, су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын ничек уздырыр идек? Илебез Президентының Татарстанга мөнәсәбәтен без югары бәялибез. Ул - илебез лидеры. Россия Хөкүмәте һәм Россия Президентының бөтен йөкләмәләре республикабызда югары дәрәҗәдә башкарыла. Без бары федераль закон кысаларында эш итәбез Әгәр дә кемдер нәрсәдер уйлап таба икән, бары берне әйтә алам - Татарстан илебез җитәкчелегенең иң ышанычлы таянычы". 

Алга таба Татарстан Президенты Казанда 2019 елгы WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын әзерләү һәм уздыру турындагы сорауларга җавап бирде. 

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, әлеге чемпионат ил өчен Олимпиада кебек әһәмиятле. 

Казан бу ярышларга инфраструктура ягыннан әзер - транспорт, кунакханәләр белә тәэмин ителеше һәм башка объектлар. Бары күргәзмә комлпексны төзү генә кирәк, диде ул. 

"WorldSkills буенча операцион бюджет саннары куркыныч түгел, бу юнәлеш буенча Минфин белән эш алып барыла. Безнең ил өчен бу чара әһәмияте Олимпиададан да ким түгел. Чөнки бүген күп сандагы предприятиеләргә югары квалификацияле кадрлар кирәк. Чемпионатны уздыру турында карарны мин кабул итмәдем, аны ил Президенты Владимир Путин билгеләде, ә Хөкүмәт гарантияләр бирде", - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. 

"Без Россия йөзенә кызыллык китермәбез дип ышанам, WorldSkills чемпионатын тиешенчә үткәрәчәкбез. Иң мөһиме - ярышларда җиңү", - дип ассызыклады ул. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук республика шәһәрләре өчен актуаль мәсьәлә - иясез хайваннар өчен йорт төзү турындагы сорауга җавап бирде. Беренче чиратта, ул битараф булмаган кешеләргә, хайваннарны яклаучыларга бер сорауга җавап бирергә - каян чыга иясез хайваннар?

Әгәр дә хайван яклаучылар хайваннарны саклый икән, кем кешеләрне саклар, дип сорады Рөстәм Миңнеханов, бүген хайваннарның гражданнарга, балаларга ташланган очраклар бар, моны да исәпкә алырга кирәк. 

Ул искәрткәнчә, без хайваннарга карата кешелекле булырга тиеш, һәм без бу сорауда ярдәм итәргә әзер, ләкин бу очракта шәхси-дәүләт партнерлыгы принцибы эшләргә тиеш. 

Татарстан Президенты әңгәмәне йомгаклап барлык татарстанлыларны якынлашып килүче 2016 ел белән котлады. 

"Республика казанышлары - бу бары җитәкче казанышлары гына түгел, бу һәрбереб уңышы. Һәр кеше республикабыз үсешенә өлеш кертә, димәк, ил үсешенә дә өлешен кертә. Татарстан республикадагы бердәмлек һәм татулык аркасында чәчәк ата. Бездә тынычлык һәм бердәмлек булсын дип теләр идем, мул тормыш һәм хыяллар чынга ашуын телим. Киләсе ел катлаулы була, әмма бергәләшеп алынсак, без булдырабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Тапшыру алып баручылар Рөстәм Миңнехановка Кыш Бабай ролен үз өстенә алырга да тәкъдим иттеләр һәм Әлмәт шәһәрендә яшәүче 7 яшьлек малай хатын укыдылар. Ул аңа һәм сеңлесенә Яңа елга тимераяк бүләк итүне сорый. Рөстәм Миңнеханов малай теләген үтәргә сүз бирде. "Кызганыч, бу хат миңа иртән эләкмәде, чөнки мин ерак түгел идем, Түбән Камада булдым. Әмма барыбер Әлмәт белән элемтәгә керәм һәм малай хыялын чынга ашыруны сорыйм", - дип әйтте Татарстан Президенты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International