Казанның Идел буе районындагы М-14 микрайонында социаль ипотека республика программасы буенча төзелгән 89 фатирга исәпләнгән беренче йорт файдалануга тапшырылды.
Анда яшәүчеләрне өй туе белән бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Казан мэры Илсур Метшин котлады. Алар шулай ук микрорайонда төзелгән беренче яңа балалар бакчасы бинасын карады.
Илдар Халиков һәм Илсур Метшинны Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары хакимият башлыгы Андрей Лобов, подрядчы оешма – “Ак таш” ҖЧҖ директоры Газинур Әхмәтов озата йөрде.
“Бу барыбыз өчен дә мөһим вакыйга – яңа микрорайонда яңа йорт төзелеп бетте. Быел Казанда “Салават күпере”ндәге беренче күп фатирлы йорт кулланылышка тапшырылды инде, һәм бүген без М-14 микрорайонының беренче Яңа ел алды өй туен бәйрәм итүчеләрен котлый алабыз, - диде Илсур Метшин Ул яңа фатирга күченүчеләргә бәхет, сәламәтлек һәм муллык теләде.
Илдар Халиков искә төшергәнчә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов М-14 микрайонындагы беренче йортны һәм балалар бакчасын гамәлгә тапшыру вакытын төгәл үтәүне йөкләде. Нәтиҗәдә, төзүчеләр бу бурычны башкарып чыга алды. 260 балага исәпләнгән балалар бакчасы тулысынча җиһазландырылган. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә 187 бала язылган.
Моннан тыш, объект төзелешен вакытында төгәлләү җылылык тәэмин итүгә бәйле проблемаларны чишү нәтиҗәсендә мөмкин булган - Татарстан Президенты йөкләмәсе белән микрорайонда 3 МВт-ка исәпләнгән вакытлыча котельная җиһазландырылган. Ул йортны да, балалар бакчасын да җитәрлек күләмдә җылыта. Хәзерге вакытта М-14 микрорайоны территориясендә даими котельная төзү буенча эшләр алып барыла. Ул киләсе елда тулы көченә эшли башлаячак.