Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов госпиталь каршындагы Тернәкләндерү медицинасы үзәгендә булды
2010 елның 8 мае, шимбә
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге учреждениедә Тернәкләндерү медицинасы үзәге ачылу уңаеннан Казанның сугыш ветераннары госпиталендә булды. Республика башлыгы өчен дәвалау учрежденисесе буенча экскурсияне ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов үткәрде.
Рөстәм Миңнеханов госпитальнең дәвалау корпусында беренче катта урнашкан кабул итү һәм диагностика бүлекләрендә булды, рентгенкабинет, инфомат, конференцияләр залындагы ветераннар өчен компьютер сыйныфы һәм тернәкләндереп дәвалау бүлегенең эше белән танышты. Президентка шулай ук госпитальнең мәгълүмат системасын күрсәттеләр. Моннан тыш, республика башлыгы Тернәкләндерү медицинасы үзәгендәге табиб кабинетлары һәм амбулатор бүлекчәләрне карады.
Дәвалау учреждениесенең беренче катында Чаллының сугыш ветераннары госпитале (бүген анда РФ Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов килгән иде) белән видеоэлемтә сеансы булды. Рөстәм Миңнеханов аннан Автошәһәрдә алган тәэсирләре белән кызыксынды һәм Казан госпиталендә башкарылган эш турында үз фикерләре белән уртаклашты.
“Соклануымның иге-чиге юк, - диде Олег Морозов. – Тәэсирләр – искиткеч. Биредә барысы да кешеләр өчен эшләнгән һәм бу эшләрнең бөек бәйрәм уңаеннан башкарылуы бик яхшы. Барысы да югары дәрәҗәдә эшләнгән!”
Рөстәм Миңнеханов якын көннәрдә Чаллы һәм Казанның сугыш ветераннары госпитальләре физик мөмкинлекләре чикләнгән пациентларны йөртү өчен автомобильләр алачагын әйтте.
Алга таба республика бшлыгына call-үзәк тәкъдим ителде, аның бурычы – пультка килгән һәр шалтыратуга сыйфатлы хезмәт күрсәтү. 23-91-911 номеры буенча дәвалау процессы, ветераннарның консультатив дәваханә эшенә кагылышлы барлык сорауларга җавап алырга мөмкин. Call-үзәк ветераннарның консультатив дәваханәсе регистратурасында урнашкан, анда 8 эш урыны булдырылган. Биредә эшләү өчен белгечләр әзерләнгән. Әлеге эш урыннары заманча һәм уңайлы чыбыксыз hands-free җайланмалары белән җиһазландырылган, анда хастаханә администраторлары эшли. Госпиталь администраторлары иртәнге сәгать 8 дән кичке 8 гә кадәр барлык шалтыратуларга җавап бирә, пациентларны кабул итүгә яза, киңәшләр бирә һәм белгечләргә җибәрә.
Татарстан Президенты хәзерге вакытта стационар дәвалауда булган ветераннар белән аралашты. Рөстәм Миңнеханов аларны якынлашып килүче бәйрәм – Бөек Җиңүнең 65 еллыгы белән котлады, ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде. Һәр ветеранга чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырылды. Республика башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераны Фәттах Гайнетдиновка “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы” медален тапшырды.
Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби-кыр хирургы, отставкадагы медицина хезмәте подполковнигы Татьяна Емелина Рөстәм Миңнехановка Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан язылган үзенең «Фронтовые дороги медиков Татарстана» дигән китабын бүләк итте.
Ветераннар үзләре турында кайгыртканы өчен республика башлыгына рәхмәт белдерде һәм аны Президент вазифасына керешүе белән котлады. “Госпиатльдә безгә мөнәсәбәт яхшы. Безгә даими кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтәләр. Сезгә бик зур рәхмәт”, - диде ветераннар.
Госпиталь белән танышканнан соң Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән тәэсирләрен уртаклашты. “Тәэсирләр бик тә уңай. Мин бәйрәм хөрмәтенә Казан һәм Чаллыдагы сугыш ветераннары госпитальләрен төзекләндерә алуыбызга шатмын”, - диде ул.
Дәвалау учреждениесенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиевнең сүзләренә караганда, госпиталь 13 нче шәһәр хастаханәсе базасында 1999 елда ачыла. Хәзерге вакытта госпитальдә 210 ветеран дәвалана. Тулаем алганда, госпиталь - 286 ветеранга, Тернәкләндерү медицинасы үзәге исә 30 урынга исәпләнгән. Госпиталь поликлиникасы көн саен 150 ветеранны кабул итә ала.
Дәвалау учреждениесендә 600 гә якын хезмәткәр эшли. Госпиталь Казан шәһәренең барлык ветераннарына һәм Татарстанның 23 районына хезмәт күрсәтә. Госпитальгә 100 меңнән артык ветеран, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар беркетелгән.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Безнең республикада территорияләрне үстерүгә һәм җирле үзидарәне камилләштерүгә зур игътибар бирелә
Бүген Казанда «Корстон» КСККда Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм республиканың җирле үзидарә вәкилләре катнашты.
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз