1-4 гыйнварда Татарстан музейларында 45 меңнән артык кеше булды. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында брифингта республика мәдәният министры Айрат Сибагатуллин сөйләде.
1-10 гыйнварда Татарстанның дәүләт театр-тамаша учреждениеләрендә Яңа елга багышланган балалар тамашалары һәм спектакльләр уза, дип сөйләде ул. Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланганчы, барлыгы 314 чара планлаштырылган, шул исәптә балалар өчен – 241.
4 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, 98 чарада 38,7 мең тамашачы булган инде.
“Дәүләт театрларында бу чорда 246 спектакль планлаштырылган, 187 се – балалар өчен. 76 мең тамашачы көтелә. 4 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча 71 спектакль куелган, 21 меңнән артык тамашачы булган”, - дип сөйләде А.Сибагатуллин. Республиканың Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Минзәлә, Чаллы һәм Түбән Кама театрларында да чаралар уза, диде ул.
“Яңа ел бәйрәмнәрендә дәүләт концерт оешмаларында 57 чара планлаштырылган, 43 е – балалар өчен. Аларда 31 мең кеше булуы планлаштырыла. 23 концерт үткәрелгән инде, анда 12 меңнән артык кеше булган”, - дип белдерде ТР мәдәният министры.
А.Сибагатуллин Казанда дәүләт циркында һәм «Татнефть-арена»да цирк тамашасы бара, диде.
Декабрь-гыйнварда Татарстанның дәүләт музейларында һәм музей-саклаулыкларында интерактив дәресләр, иҗади мастер-класслар, музей күргәзмәләре һәм экспозицияләреннән торган театральләштерелгән тамашалар үткәрелә. Бу чорда әлеге чараларда 11 мең бала булган, дип сөйләде министр.
“1-4 гыйнварда музейда 45 меңнән артык кеше булган, - дип билгеләп үтте А.Сибагатуллин. – Аларның 40 меңгә якыны Казан Кремлендә булган, 2,5 мең кеше – ТР Милли музейда, 2,6 мең кеше – Алабуга музей-тыюлыгында, 1,2 меңе – Г.Тукай исемендәге музей комплексында”.
Республиканың муниципаль берәмлекләрендә дә чаралар уза, дип ассызыклады ул. Яңа ел алдыннан Азнакайда мәдәни үсеш үзәге һәм Балык Бистәсендә яңа Мәдәният йорты ачылды. Моннан тыш, Лениногорскида Татарстанда җиденче Халыклар дуслыгы йорты ачылды.
Әлмәттә дә “Яңа елның 100 көне” кысаларында бай программа тәкъдим ителә, диде мәдәният министры.
2 гыйнварда «Сказки в городе» күчмә театры артистлары Чаллыда чыгыш ясады. Алар, Чаллыдан Казанга кайтканда, районнарның берсенә дә кергәннәр. Шулай итеп, әкиятне авылда яшәүчеләр дә караган. Салкын иде, әмма тамашачылар күп булды, балаларга кызык иде. Бу проектны чынга ашыручыларга рәхмәт белдерәсем килә”, - дип билгеләп үтте А.Сибагатуллин.
Шулай ук республикада 20 декабрьдән алып ТР муниципаль берәмлекләре арасында Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәүчене ачыклау буенча конкурс үткәрелә. Бүләк фонды 10 млн сум тәшкил итә.