Яңа ел каникулларында мәктәп яны лагерьларында 13 меңнән артык бала ял итә ала

2016 елның 5 гыйнвары, сишәмбе

Яңа ел каникулларында мәктәп яны лагерьларында 13 меңнән артык бала ял итә ала. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәмәтов сөйләде.

“Безнең төп бурыч – бәйрәмнәрдә балаларның ялын файдалы оештыру”, - дип ассызыклады ул.

Өстәмә белем бирү учреждениеләре штат режимында эшли, дип билгеләп үтте И.Мөхәмәтов.

“Муниципалитетларда оештырылган мәктәп яны лагерьларында 13 меңнән артык бала ялларын файдалы уздыра ала. Лагерьларда профильле сменалар оештырылган”, - диде ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары.

ТР Президенты муниципаль берәмлекләрнең 1300 укучысына, сәләтле балаларга һәм ятим балаларга бүләк ясады, шулай итеп, алар 2-9 гыйнварда Спортның су төрләре сараенда Мария Киселеваның «Страна снов» яңа ел шоу программасын карый ала. Моннан тыш, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин белдергәнчә, 1,5 мең бала һәм яшь лидерлар, спортчылар шоуга бушлай билетлар алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International