Рөстәм Миңнеханов ТР Лениногорск районындагы фаҗигага бәйле рәвештә кайгы уртаклашу белдерде

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Лениногорск районындагы янгында һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашты һәм җирле үзидарә органнарының һәм социаль хезмәтләрнең уйланылмаган гамәлләренә катгый бәя бирде. 

Хокук саклау органнары җитәкчелеге белән бүгенге координацион киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә һәм Татарстан Прокуратурасына фаҗига сәбәпләрен җентекләп тикшерергә һәм тиешле чаралар күрергә, шулай ук имин булмаган гаиләләр белән эшләүне,    шул исәптән балалар өчен шартлар тудыруны камилләштерү буенча  тәкъдимнәр әзерләргә йөкләмә бирде.  

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, социаль якланылмаган катламнар, бигрәк тә балалар зыян күрмәсеннәр өчен җирле хакимиятләр үз территориясендәге хәлләрне белеп торырга, үз вакытында чаралар күрергә тиеш.

Координацион киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск районының Иске Куак авылында биш баланың һәм аларның әнисенең гомере өзелүгә китергән янгын хәлләре турында Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин нотыгын тыңлады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International