Рөстәм Миңнеханов: Прокуратурага хас сыйфатлар - җәмгыять һәм халыкка ачык булу, конструктив әңгәмәгә әзер булу

2016 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм чаралары бүген Татарстан Республикасы прокуратурасында үтте (Казан, Кремль ур.).

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Казан мэры Илсур Метшин, республика дәүләт органнары, суд һәм хокук саклау органнары җитәкчеләре, прокуратура органнары ветераннары катнашты. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов прокуратура хезмәткәрләрен профессиональ бәйрәмнәре белән котлады. 

“Бүген прокуратура, 300 ел элек кебек үк, иң ышанычлы дәүләт институтларының берсе булып тора", - диде аерым алганда Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, Татарстан Республикасы прокуратурасы бүгенге көндә Россия Федерациясендә алдынгы урыннарда тора һәм бөтен илгә кадрлар әзерли.

"Җәмгыять һәм халыкка ачык булу, конструктив әңгәмәгә әзер булу - прокуратурага хас сыйфатлар. Югары профессиональлек, фидакарь хезмәт, эш сөючәнлек нәтиҗәсендә Татарстанда закон үтәлеше тәэмин ителә. Республика җитәкчелеге сезнең хезмәтегез нәтиҗәләренә аеруча игътибар белән карый, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Узган елда прокуратура белән берлектә хезмәт хакын вакытында түләү һәм эшсезлекне киметү мәсьәләләрен хәл иттеләр. Прокуратура тикшерүләре нәтиҗәсендә хезмәт хакын түләмәүче затлар җаваплылыкка тартылды, 350 миллионнан артык сум түләнде. Алданган өлешләп фатир алучылар белән эшкә аеруча игътибар бирелде. Прокуратура органнары тарафыннан өлешкә кереп торак төзү өлкәсендә закон үтәлеше буенча чаралар комплексы гамәлгә ашырылды. 80 нән артык гаепле вазифаи зат җаваплылыкка җәлеп ителде, җинаять эшләре кузгатылды. Быел да бу кискен социаль проблеманы бергәләп хәл итәчәкбез”, - дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика прокуратурасы эшчәнлегенең әһәмиятле юнәлеше - Интернет челтәрендә тыелган гамәлләрне фаш итүгә юнәлдерелгән мәгълүмати-аналитик системаны файдаланылышка кертү. Шулар арасында - наркотиклар, суицидлар, экстремизм, комарлы уеннар, балалар порнографиясе һәм башка яман күренешләр. 

"Агымдагы ел республикада Су саклау зоналары елы итеп игълан ителде, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Сезнең белән бергә һәм районара табигатьне саклау прокуратурасы белән берлектә, татарстанлыларның уникаль табигать зоналарында яхшы ял итү өчен шартлар тудырырбыз дип ышанам".

"Кадерле дуслар, бу бәйрәм көнендә Татарстан прокуратурасының бөтен коллективына законлылыкны ныгыту эшендәге өлешләре һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итүдәге өлешләре өчен гаять зур рәхмәтемне белдерәм. Гомерләрен бу намуслы эшкә багышлаган ветераннарга аеруча рәхмәт", - диде Татарстан Президенты. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов прокуратура хезмәткәрләре осталарына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. 

Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков та сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. “Законлылыкны үтәү - җәмгыятьнең икътисадый чәчәк атуына юл", - дип ассызыклады ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International