Рөстәм Миңнеханов Кытайның Синьцзян-Уйгур автономияле районы делегациясе белән очрашты

2016 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КХР Синьцзян-Уйгур автономияле районының Җитештерү-төзелеш корпусы рәисе урынбасары Кун Синлун җитәкчелегендәге Кытай делегациясе белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Әңгәмә барышында яклар Татарстан территориясендә агросәнәгать комплексы өлкәсендә эре инвестицион проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Проект республиканың берьюлы берничә районын үз эченә ала, терлекчелекне һәм игенчелекне үстерүне, шулай ук эшкәртү җитештерүләрен булдыруны күз алдында тота. Кытай ягы сугару системаларына һәм авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуга җитди инвестицияләр кертергә җыена.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан әлеге проектны үстерергә тели һәм Кытайдан килгән инвесторларга барлык кирәкле инфрастуктураны, шулай ук закон-норматив ярдәме күрсәтергә әзер.   

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Просто молоко» УК ҖЧҖ генераль директоры Марат Муратов, Татарстан районнары башлыклары һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International