Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яңа спорт-савыктыру комплексы ачты

2016 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәренә дип килде. Төп максаты Чаллы дәүләт педагогика университетында йөзү бассейны булган яңа спорт-савыктыру комплексы ачу иде.
Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Чаллы шәһәре мэры  Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм башкалар катнашты. 
Объект «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан Россия Федерациясендә гамәлгә ашырылучы «500 бассейн» программасы буенча төзелгән.
Эшләр 2014 елның октябрендә башланган. Өч катлы бинаның гомуми мәйданы – 3245,5 кв.м. Комплекста 25х11 метрлы зур бассейн, шулай ук 10х6 метрлы кече бассейн бар. Моннан тыш, бинада тренажерлар залы, көрәш залы, кардиозал, балалар бүлмәсе, сауна бар. Трибуналар мөмкинлекләре чикләнгән тамашачылар өчен кирәкле җайланмалар белән җиһазландырылган.
Чаллы дәүләт педагогика университеты студентларын комплекс ачылу белән котлап, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу университет – Татарстандагы алдынгы югары уку йортларының берсе, ә аны тәмамлаганнар өчен хезмәт базарында урыннар җитәрлек. «Без үз чиратыбызда студентлар укысын һәм спорт белән шөгыльләнсен өчен шартлар тудырырга тырышабыз», - диде ул. 
Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, бу объекттан тыш быел шәһәрдә тагын бер бассейн ачу планлаштырыла. 
Рөстәм Миңнеханов университет студенталарына укуларында зур уңышлар һәм спортта зур казанышлар теләде. 
Аннары мөхтәрәм кунаклар спорткомплекс бинасын, аерым алганда, бассейнны һәм көрәш залын карап чыктылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International