Бүген Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Чаллы-Икмәк» заводында булды, анда ул икмәк-күмәч әзерләү буенча яңа җитештерү комплексы эше белән танышты. Монда аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов каршы алды.
Яңа линияне карау барышында Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, яңа куәтләрне гамәлгә кертү өчен вакыт кирәк булган: үз продукциясенә ихтыяҗ зурлыгын белә торып, завод клиентларны үз товары белән тулысынча тәэмин итә алмаган. 2015 ел азагында яңа җитештерү комплексы эшләтеп җибәрелгән, куәте – тәүлегенә 18 тонна икмәк.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, әлеге инвестицион проектны гамәлгә ашыруда заманча техник хәл ителешләр кулланылган, шул исәптән «Чаллы-Икмәк» белгечләре дә ярдәм күрсәткән.
Рөстәм Миңнеханов җитәкчелекнең куәтләрне даими рәвештә яңартып тору гамәлләренә уңай бәя бирде. Шуннан соң Рустам Минниханов республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры белән бергәләп яңа комплекста пешерелүче ипине татып карады.
Моннан алдарак Татарстан Республикасы Президенты Чаллы кан үзәгендә булган иде. 2014 елда учреждениегә капиталь ремонт ясалган. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин сүзләренчә, шуның белән параллель рәвештә яңа технологияләр гамәлгә кертелгән һәм продукция ассортименты киңәйгән, канны вирус инфекцияләре маркерларына тестлаштыру сыйфаты яхшырган һәм 100дән артык медицина һәм лаборатория җайланмасы эксплуатациягә тапшырылган.
Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Яр Чаллы» балалар һәм яшүсмерләр мәктәбендә капиталь ремонт нәтиҗәләре белән дә танышты. Эшләр барышында бинаның түбәсе һәм фасады яңартылган, тәрәзәләр алмаштырылган, спорт залларына, административ бүлмәләргә, инженер линияләренә һәм электр коммуникацияләренә ремонт ясалган.