Татарстанда 2017-2018 елларда Чулман аша яңа күпер төзи башлау ниятләнә

2016 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

2017-2018 елларда Татарстанда Соколка торак пункты тирәсендә Чулман аша яңа күпер төзү проекты тормышка ашырыла башлый. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында «ИнноКам» инновацион-производсто үзәге булдыруга багышланган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин белдерде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Гайдар форумында «ИнноКам» инновацион-производсто үзәге булдыру стратегиясе турында фикер алыштылар, дип искәртте ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн. Моннан тыш, Мәскәүдә “Россия төбәкләрендә инновацион бизнес” рейтингы тәкъдим ителде.
«Без традиция буенча Гайдар форумын Татарстанның эре инвестицион проектларын этәрүдә кулланабыз, - дип билгеләп үтте ТР икътисад министры Артем Здунов. - Россия Хөкүмәте каравына тапшыру өчен «ИнноКам» инновацион-производсто үзәген булдыру турындагы карар проекты әзер. Бу проектта РФ дәүләт программаларына Кама агломерациясендә урнашкан проектларны кертү хокукы карала”, - диде ул.

А.Здунов сүзләренә караганда, әзер продукцияне предприятиедән чыгару һәм чимал кертүгә кагылышлы эре инфраструктура чикләүләре белән очрашырга туры килә, ел саен вазгыять катлаулана гына бара.

“Россия Икътисади үсеш министрлыгы, Россия Транспорт министрлыгы, РФ Энергетика министрлыгы, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бергәләп яңа документ эшләде. Элек Томск өлкәсендә эшләнгән документ үрнәк итеп алынды, әмма ул фән-мәгариф үзәгенә кагылышлы. Безнең документ эре сәнәгать челтәрендә кластерны үстерү турында. Бу атнада документны ведомстоара килешүгә тәкъдим итәбез, аннары – РФ Хөкүмәтенә, - дип билгеләп үтте Здунов. - Татарстанның күп кенә проектларын РФ Хөкүмәте дәрәҗәсендә хәл итәчәкбез, чөнки үз көчебез белән генә аларны тормышка ашыру мөмкин түгел”, - дип аңлатма бирде ул.

Кама кластеры үсеше өчен инфрструктураны җитди реконструкцияләү зарур. “Волга” М7 трассасы, нәкъ менә Казаннан Чаллыга кадәрге участогын реконструкцияләнә башлады. 73,23 км участокта эш бара. “Без бу эшләрнең, килешенгәнчә, 2019 елда төгәлләнүен телибез. Без эшләрне алдан төгәлләргә дә әзер, әмма барысы да финанс мөмкинлекләрдән тора”, - диде ул.

Мамадыш шәһәре тирәсендә“Волга” М7 трассасыннан алып Соколка торак пункты тирәсендә Чулман елгасы аша күпер төзелеше проекты мөһим. “Бу проектны эшләүгә керештек. Бүгенгә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан проектның техник һәм финанс эшләре башкарылган. Ул дәүләт-шәхси проект буларак, инвесторлар акчаларын һәм федераль бюджет акчаларын җәлеп итеп эшләнәчәк”, Потенциаль инвесторлар бар. 2017-2018 елларда бу проектны тормышка ашыра башлау мөмкинлеге күзаллана” - дип сөйләде ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры. Чулман аша күпер белән автоюл төзелеше 50 млрд сумнан артырга мөмкин.

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча өстенлекле проектлар исемлегенә Зәйдә Алнаш-Бөгелмә тимер юлы аша чыга торган юл төзү һ.б. кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International