Илдар Халиков наркотик куллануга тест уздыру турында: Без бу эшнең аңлаешлы механизмын тапмадык әле

2016 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Татарстанда мәктәп укучылары һәм студентлар арасында тест уздыру юлы белән наркотик кулланучыларны иртәрәк ачыклау буенча эш системалаштырылган булырга тиеш, дип саный ТР Премьер-министры Илдар Халиков. Бу хакта ул бүген Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенең коллегия утырышында белдерде.  

“Без бу эшнең аңлаешлы механизмын тапмадык әле. Тикшерүләр вакытында наркотик куллануга тест 100% узмый. Класста 32 укучы булса, шуларның 28 генә узган була. Бу нинди тикшерү булсын, һәм гомумән ул ни өчен уздырылган соң? Болай эшләү дөрес түгел. Укучылар һәм студентлар төркемнәре арасында тест 100% уздырылырга тиеш. Бу мәҗбүри таләп. Югыйсә ул тест уздыру булмый, ә профанация була”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.

Шулай ук Илдар Халиков наркотик куллану очракларына юл куйган төнге клубларны яптыру тәкъдиме белән чыкты

Республика наркополицейскийларының узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча хисап тоткан идарә башлыгы, полиция генерал-лейтенанты Фаяз Шабаев былтыр Татарстанда төнге клубларда наркотиклар кулланган өчен 68 кеше административ җаваплылыкка тартылганын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, бу төр ял учреждениеләре җитәкчеләренең күпчелеге белән үзара аңлашу бар, хезмәттәшлеккә корылган багланышлар урнаштырылган. Бу урыннарда наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшкә юнәлтелгән чаралар комплексы да алар ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Әмма төнге клубларның аерым җитәкчеләре наркотикларның законсыз әйләнешенә юл куеп кына калмый, булышлык та күрсәтә, дип, Фаяз Шабаев проблеманың тагын бер ягын күтәрде.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк: былтыр наркотик матдәләр куллану очраклары төнге клубларга килүчеләр арасында гына түгел, бу төр учреждениеләрнең хезмәткәрләре арасында да теркәлгән. Аерым алганда, Казанның үзәк урамнарның берсендә урнашкан төнге клубта наркотик матдәләр куллануның 27 очрагы фаш ителгән. Узган елның июлендә үткәрелгән оператив-эзләү чаралары барышында исә әлеге клубның диджее тоткарланып, наркотиклар саклаганы өчен җаваплылыкка тартылган. Соңрак әлеге учреждение җитәкчелеге ачыкланган очраклардан соң күрелгән чаралар турында хисап тоткан, әмма, Фаяз Шабаев сүзләренчә, хилафлыкларны уңай якка хәл итү өчен бернәрсә дә эшләнмәгән диярлек.

Илдар Халиков бу вазгыятьне шәрехләп, Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсен Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм республиканың башка ведомстволары белән бергә активрак эшләргә өндәде, алар ярдәмендә

наркотиклар куллану очракларына юл куйган төнге клубларны яптыру заруриятенә басым ясады.

“Минемчә, бу төр учреждениеләрне башта 30 көнгә, аннан бөтенләйгә яптыру өчен 27 очрак түгел, 1 очрак та җитә. Прокуратура бу тәкъдимне хуплар, һәм бу юнәлештә эшне гамәлгә ашыруның механизмнарын табарбыз дип уйлыйм, - диде Илдар Халиков. Ул әлеге эшнең җитдилегенә игътибарны юнәлтеп: "Һәр очракта да бу төр учреждениеләрнең эшчәнлеген туктату һәм аларның хуҗаларын зур матди чыгымнарга дучар итү өчен нигезле сәбәпләр табачакбыз ”, – дип кисәтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International