Илдар Халиков Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Данкверт белән очрашты

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Данкверт белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов катнашты. 

Очрашу барышында киләчәктәге хезмәттәшлек, Татарстанда ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек өлкәсендәге чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Искә төшерәбез, Сергей Данкверт Казанга Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм ТР Дәүләт ветеринария хезмәтенең уртак коллегия утырышында катнашу өчен килде.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International