ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Алкоголь базарын көйләү буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Вячеслав Диденко белән очрашты.
Әңгәмә барышында ике яктан да катнашучылар алкоголь базарындагы гомуми хәл, шулай ук ялган продукция таралуга каршы көрәш алымнары хакында фикер алыштылар.
Илдар Халиков билгеләгәнчә, бүгенге көндә ТР һәм федераль ведомство арасында яхшы партнерлык мөнәсәбәтләре урнашкан. 2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Россиядә иң зур аракы җитештерүчеләрдән санала, шуңа республика өчен алкоголь базарын көйләү - иң төп темаларның берсе.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, “Татспиртпром” ААҖ генераль директоры Ирек Миңнеәхмәтов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы Айрат Мостафин катнашты.