Казан Кремлендә FINA президенты Хулио Маглионега һәм Халыкара йөзү федерациясе башкарма директоры Корнелий Маркулескука хөрмәт күрсәттеләр

2016 елның 24 гыйнвары, якшәмбе

Бүген Казан Кремлендә FINA президенты Хулио Маглионега һәм Халыкара йөзү федерациясе башкарма директоры Корнелий Маркулескука хөрмәт күрсәттеләр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.    

«Бүген без Татарстан Республикасында, шулай ук бөтен ил күләмендә спорт үсешенә сезнең зур өлешегезне билгеләп үтү мөмкинлегенә ия булдык. 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья  чемпионаты нәтиҗәсендә без сезнең исемнәрегезне спортыбыз тарихына мәңгелеккә кертә алабыз», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.  

Татарстан Республикасы Президенты ышаныч белдергәнчә, «су» мундиале Халыкара йөзү федерациясе белән уртак проектларның соңгысы булмас, ә  Татарстанның мондый чараны уздыру тәҗрибәсе бөтендөньяга трансляцияләнәчәк. Шуның белән бергә, бүген үк инде белгечләр һәм заманча инфраструктура булу Казанга иң югары дәрәҗәдәге спорт чараларын кабул итәргә мөмкинлек бирә, диде ул. 

2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын әзерләүдә һәм уздыруда уңышлы хезмәттәшлек һәм зур өлеш керткән өчен Рөстәм Миңнеханов Хулио Маглионега «Дуслык» ордены, шулай ук FINA-2015 Чемпионатының истәлекле медален тапшырды. Татарстан Республикасы Президенты Корнель Маркулескуга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын һәм FINA-2015 Чемпионатының истәлекле медален тапшырды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International