Рөстәм Миңнеханов җанатарлардан "Ак Барс" хоккейчыларына теләктәшлек күрсәтергә чакырды

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс" хоккей командасы һәм аның тренер составына теләктәшлек сүзләре җиткерде.

Агентлыкның "Ак Барс"ның җиңүенә ышанасызмы дигән соравына, Рөстәм Миңнеханов, җанатарлар һәрчак үз командасының җиңүенә ышанырга тиеш, дип белдерде. Татарстан Президенты фикеренчә, команда әлегә формалашу стадиясендә, шуңа түзем булу һәм хоккейчыларга һәм клубка теләктәшлек күрсәтү зарур.

"Без "Ак Барс"ның баш тренерына тулысынча ышанабыз, - дип белдерде Р.Миңнеханов.- Команда әле формалаша гына һәм кайбер уңышсызлыкларны аңлатып була. "Ак Барс"та  имгәнгән уенчылар күп, моны да истән чыгарырга ярамый. Минемчә, без сабыр булырга һәм яраткан командабызга да, аның баш тренерына да теләктәшлек күрсәтергә кирәк".                              

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International