Илдар Халиков Татарстан Республикасының “Ел студенты” XI студентлар премиясе җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

“Ел студенты-2015” исеменә быел Икътисад, идарә һәм хокук институтының Яр Чаллы шәһәре филиалы студенты Диана Мамакова лаек булды. Бу хакта бүген “Пирамида” күңел ачу комплексында узган “Ел студенты-2015” республикакүләм премиясендә игълан ителде.

Бүләкләрне җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.

ТР Хөкүмәте башлыгы үз исеменнән һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән барысын да Студентлар көне белән котлады.

“Минем сезне, 200 меңлек студентлар армиясен, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлыйсым килә. Котлап кына калмыйча, рәхмәтләр җиткерәм. Бу залда иң яхшы студентлар, Татарстанның иң иҗади студентлары, гомумән алганда, бүген укып кына калмыйча, инде хәзердән үк Татарстан Республикасының бүгенгесен һәм иртәгесен тудыручылар җыелган. Бу сезнең иң бәхетле, иң истә кала торган елларыгыз, - диде Илдар Халиков студентларга мөрәҗәгать итеп. - Бүген алган әйберләр сезгә нигез булып бара, димәк, Татарстанның киләчәгенә дә”.

Барлыгы бу тантанада 19 номинациядә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

“Ел интеллекты” номинациясендә КФУдан Динара Фәйсханова җиңде.

Беренче номинациядә Россия Дәүләт хокукый хөкем университетының Казан филиалы студентлар советы, икенчесендә исә А. Н Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү-техник университеты студенты Энхболд Мунхбаяр җиңеп чыкты.

Премиянең “Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлар үзидарәсе органы” номинациясендә Казан техник икътисади техникумының “Stud up” студентлар үзидарә советы, “Елның студентлар иҗтимагый оешмасы” номинациясендә КФУның беренчел студентлар профсоюз оешмасы, “Ел җәмәгатьчесе” номинациясендә КФУдан Нәфис Сираҗетдинов, “Елның студентлар фәнни берләшмәсе” номинациясендә ТИСБИның “Логос” студентлар фәнни берләшмәсе, “Елның студентлар проекты” номинациясендә Казан химия-технология институтының Түбән Кама филиалында гамәлгә ашырыла торган “Студент армиядә” проекты, “Елның студентлар хезмәт отряды” номинациясендә Казан дәүләт медицина университетының Советлар Союзы Герое Баталов исемендәге “Эскулап” студентлар отряды, “Тулай торакның студентлар үзидарәсе органы” номинациясендә Казан илкүләм тикшеренү техник университетының 5 нче номерлы аспирантлар һәм студентлар студентлар советы, “Ел спортчысы” номинациясендә Икътисад, идарә, хокук институтының Чистай филиалы студенты Валерий Салеев, “Елның спорт клубы” номинациясендә КФУның спорт клубы, “Ел волонтеры” номинациясендә КФУдан Энҗе Ягъфәрова, “Елның студентлар иҗат коллективы” номинациясендә Казан илкүләм тикшеренү техник университетының “Lavel Up Crew” бию төркеме, “Елның студентлар клубы” номинациясендә Казан дәүләт энергетика университеты студентлар клубы, “Елның иҗади шәхесе” номинациясендә Казан илкүләм тикшеренү техник университетыннан Тимур Исмаев җиңү яулады.

Аларга дипломнар, акчалата бүләкләр һәм сертификатлар, премия өчен махсус эшләнелгән сын тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International