Рөстәм Миңнеханов һәм Россия фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты мөдире Валерий Тишков 2010 ел Бөтенроссия халык санын алуга багышланган әзерлек мәсьәләләре турында сөйләште
2010 елның 26 мае, чәршәмбе
Бүген 2010 ел Бөтенроссия халык санын алуга багышланган әзерлек мәсьәләләре турында Рөстәм Миңнеханов һәм Россия фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты мөдире Валерий Тишков сөйләште. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Исегезгә төшерәбез: Бөтенроссия халык санын алу 2010 елның 14-25нче октябрендә узачак. Моннан кала, Рөстәм Миңнеханов һәм Валерий Тишков этно-сәяси мониторинг өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында да сөйләште.
Очрашуда ТР Президенты аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Президенты аппараты идарәсенең эчке сәясәт буенча башлыгы Александр Терентьев катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.